Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1985 ел вакыйгалары

Төз ату буенча “Авыл утлары” газетасы призына ярышлар кышкы спорт сезонының аерылгысыз өлешенә әверелде. Быел спортчылар 17 февраль көнне көч сынашачаклар. Урыны – Метрәй авылы янындагы ату кыры.

Безнең тәкъдим 
.
..Һәр мәктәптә дә Сугышчан дан бүлмәләрендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары галереясен эшләргә кирәк. Портретлар астына фронтовикның биографиясен, ут эченнән язылган хатларны һәм башка документлар, бүгенге көндә арабызда булмаган ветераннарның сугышчан бүләкләрен (туганнары ризалыгы белән) урнаштыру максатка ярашлы булачак. 
Михайловка авылының сугыш һәм хезмәт ветераннары үтенече буенча 
И. Сухачев. 
Өстенлеге бәхәссез 
Ярдәмче хуҗалыкны тергезергә алты ел элек керештек. Нибары ике дуңгыз баласы сатып алган идек ул чакта. Әкренләп каралты-кураларны да ныгыттык. Терлекләрнең баш санын арттырдык. Моннан тыш бер таебыз бар иде. Малларны VII-VIII класс укучылары график нигезендә карый. Алар моңа авыл хуҗалыгы хезмәтенә өйрәтү дәресендә (атнага 12 сәгать) тулысынча җитешәләр. Дәреснең практик өлешендә балалар дуңгызчылык фермасына баралар, терлекчеләргә булышалар, күмер җыеп тапшыралар. Башкарган эшләренә карап, аларга хезмәт хакы түләнә. 
Я. Чинаев, 
Тойгелде интернат-мәктәбе директоры. 

Быел кемнәр җиңәр? 
Төз ату буенча “Авыл утлары” газетасы призына ярышлар кышкы спорт сезонының аерылгысыз өлешенә әверелде. Быел спортчылар 17 февраль көнне көч сынашачаклар. Урыны – Метрәй авылы янындагы ату кыры. Ярышларны “Авыл утлары” газетасы редакциясе, ВЛКСМ райкомы һәм ДОСААФның район комитеты оештыра... 
Җиңүчеләр җыелган иң күп очко буенча билгеләнә. Беренчелекне яулаган команда “Авыл утлары” газетасының күчмә кубогы һәм ДОСААФ райкомының дипломы белән бүләкләнә. Башка еллардан аермалы буларак, урта мәктәпләр командалары һәм спортчылары арасында җиңүчеләр үз алдына билгеләнәчәкләр. 
Оештыру комитеты. 
2000 ел алдыннан 

Һәркем, өеннән чыкмыйча гына, тиешле берәр төймәгә басып, үзен кызыксындырган газета яки журнал “алу” мөмкинлегенә ирешер. Берничә секундтан тартмадан матбугат басмасы килеп тә чыгар. Ул, әлбәттә, төсле булыр. Экран кәгазьдән өстен чыга алмас. Газетаны кулыңда тотып карап, ошаган өзекләр кисеп алу ләззәт тудырудан туктамас. 
*** 
Киләчәктә телефон аша сөйләшкәндә кешенең кулы телефонга орынып та карамас, чөнки телефонның ни төймәсе, ни чыбыгы, ни трубкасы булмас. Телефон нәрсә эшләргә кирәген кешенең сүзеннән үк “аңлап” алыр һәм кирәкле урынга үзе шалтыратыр. Кабинет яки гараж ишеге кеше авызыннан тиешле сүз чыгу белән үк ачылып китәр, автомат телефон белешмәсе сезгә үзегезне кызыксындырган номерны үзе җыеп бирер. 
 

Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев