Бу көнне Мөслимдә. 1972 ел
"Бу көнне Мөслимдә" рубрикасындагы язмалардан төрле елларда "Авыл утлары" газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1972 ел
5 октябрь
Без – белем бирүчеләр
1973 елда кичке мәктәпләр ачылуга 30 ел тула.
Немец илбасарларына каршы хәлиткеч сугышлар баруга да карамастан, Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте 1943 елда кичке мәктәпләр оештырырга карар бирде. Аны совет яшьләре шатланып каршы алдылар һәм производстводан аерылмыйча, кичке мәктәпләрдә белем алуга керештеләр...
Бу дәвердә безнең районда кичке мәктәпләрнең XI классын 873 кеше тәмамлады. Мөслимдәге кичке урта мәктәп 11 чыгарылыш ясап, 325 кешегә урта белем бирде...
Безнең районда үткән ел кичке мәктәпләрдә 450 кеше укыса, быел 550 кеше белем алачак. 10 урта, 14 сигезьеллык мәктәп каршында кичке укулар оештырылды.
Үткән уку елында Мөслим, Түбән Табын, Баек, Үрәзмәт, Вәрәшбаш, Октябрь авылларында яшләрнең кичке укулары үрнәк төстә барды һәм матур күрсәткечләр белән төгәлләнде.
Ә.Гәрәев,
район мәгариф бүлегенең кичке мәктәпләр буенча мөдире.
***
12 октябрь
Укытучылар ник җитми?
Район халык мәгарифе бүлеге агымдагы уку елына 93 укытучы җибәрүне сораган иде. Нибары 24 укытучы бүленде, аларның да 6 сы килмәде. Ә районнан 19 укытучы күчеп китте. Димәк, читтән килгән кадрларга өмет тота алмыйбыз. Җирле укытучы кадрлар хәзерләү – бүгенге көн кадагындагы мәсьәлә. Сәләтле егет-кызларны колхоз стипендиатлары итеп педагогия институтларына укырга җибәрүгә йөз белән борылырга кирәк. Югары белемле укытучылар җитми, һәм бу аерма елдан-ел арта...
364 укытучының махсус урта һәм гомуми урта белем белән эшләвен исәпкә алсак, бу өлкәдә нинди күләмле эш башкарырга тиешле булуыбызны күзаллау кыен түгел...
Укытучыларның башка җирләргә күчеп китүләренең нигезендә бер сәбәп ята: эш урынында уңайлы квартиралар белән тәэмин ителмәү, көнкүреш шартлары түбәнлек. Уңайга үзгәреш булмаганда үзебез хәзерләгән, укыткан кадрларның да озакка түзмәүләре ихтимал.
М.Мәйлүнов,
район халык мәгарифе бүлеге мөдире.
***
14 октябрь
Җиңү белән кайттык
8 октябрь көнне Актаныш районының Пучы авылына Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим районнары үзешчәннәре җыйналды.
Мөслимлеләр чыгыш башлаганчы Минзәлә үзешчәннәренең хоры игътибар үзәгендә иде. Күпләр аның Казанда чыгыш ясаячагына шикләнмәделәр.
Менә залга күлдә чайкалган тын гына дулкын тавышын хәтерләтеп җыр тарала башлады. Ул көчәя, тагын акрыная. Дистәләгән тавыш Спартак Әхмәтов кулларына буйсынып тирбәлә, дулкын булып чайкала.
Тамашачылар тып-тын; мөслимлеләр җырлый. Менә көй акрын гына камышлар артында югалган җил кебек читкә китә. Зал бервакыт тын тора да, көчле кул чабулар тавышына күмелә. Татар халык көе “Гөлҗамал”ны пучылылар әнә шулай каршылады. Жюри аны икеләнүсез Казанда чыгыш ясау өчен тәкъдим итте.
Х.Шәмсетдинов.
***
24 октябрь
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев