Реклама
Яңалыклар
Бу хезмәтләр көн дә кирәк
– Авылда мәктәп, кибет, почта булса, авыл кешесенең мәшәкатьләре күпкә җиңеләя.
– Авылда мәктәп, кибет, почта булса, авыл кешесенең мәшәкатьләре күпкә җиңеләя. Бу хезмәтләр көн дә диярлек кирәк. Авылыбыздагы почта бүлекчәсе бик әйбәт эшли. Аның җитәкчесе Люба Шәйхетдинова һөнәрен бик белеп сайлаган. Хезмәтен төгәл итеп башкара. Почтага килүчеләрне ачык йөз белән каршы ала, матур теләкләр белән озатып кала. Пенсияләрне вакытында алабыз, бернинди тоткарлыклар да юк. Газета-журналларга да теләп һәм күпләп язылабыз. Алары да үз вакытында таратыла. Товар сатуда да уңышлы эшли Любабыз. Гаиләсендә дә барысына җитешә ул. Улы солдаттан кайтты, эшли, җыр-биюгә һәвәс кызлары Мөслим мәктәбендә укыйлар. Балалары да өлкәннәргә хөрмәт белән карый. Тормыш иптәше белән корган дөньялары матур.
Хәмдия Әхмәтшина,
Вәрәшбаш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев