Брейн-ринг үтте 
Яңалыклар

Брейн-ринг үтте 

Узган атнада мәктәп укучылары арасында “Брейн-ринг” уеннарының финал туры үтте. 

Финалда алдагы ярышларда җиңү яулаган мәктәпләр – Баек төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Знатоки” һәм Мөслим лицееның “Тапкырлар” командасы очрашты. Укучылар “Сорау-җавап”, “Конверттагы сораулар”, “Кара тартма” бәйгеләрендә һәм капитаннар ярышында көч сынашты. Нәтиҗәдә Мөслим лицееның “Тапкырлар” командасы җиңү яулады. Команда мәгариф идарәсенең һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мактау грамоталары, “Брейн-ринг” уенының күчмә кубогы һәм истәлек бүләкләренә лаек булды. “Знатоки” командасы һәм узган турларда актив катнашкан укучылар да бүләкләр алды.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев