«Бөтен гаеп килендә булачак»
Казанда «Татар әниләренең беренче форумы» узды
Аны «Сөембикә» журналы редакциясе оештырды. Кунаклар алдында чыгыш ясарга чакырылган кайбер белгечләрнең чыгышларын сезгә дә тәкъдим итәбез. Һәрбер спикер заманның иң актуаль проблемаларын күтәреп, әниләрне борчыган сорауларга җавап бирергә тырышты.
Рамил Юныс: «Дөрес тәрбия бирмәгәннән, кызлар – феминистка, ә егетләр «маменькин сыночек» булып баралар»
Беренче булып дин белгече Рамил хәзрәт Юныс чыгыш ясады. Ул бәхетле гаилә нигезләре, балаларга дөрес тәрбия бирү мәсьәләсен аңлатты.
Элегрәк ир бала әни итәгендә 7 яшькә кадәр тәрбияләнгән. Аннан соң, бала әти кулына бирелә һәм әтисе белән мәчеткә, кырга, урманга йөри башлый, ягъни ир-атлар белән үсә. Бүгенге көндә малайны мәктәпкә алып бара – әни, түгәрәкләргә йөртә – әни, ата-аналар җыелышында – әни, әти кеше килсә, баланың сыйныфын таба алмый.
Әти кеше, гадәттә, 4 урында була: эштә, киңәшмәдә, командировкада яки арыган, ял итә. Хатын-кыз бу очракта нишләсен инде, ул әничә тәрбияли баланы, ягъни малай тулысынча ир-ат булып үсә алмый. Аннан соң, бөтен гомерен малаен тәрбияләүгә биргән әни кеше, малае өйләнеп, килен белән яши башлагач та, аны «җибәрә» алмый, һәм шул рәвешле алар «өчәү» яши башлыйлар. Йорт салганда да – әни, ял итәргә киткәндә дә – әни.
Минем шуны әйтәсем килә: киленне гаепләр алдыннан, кайнана белән кайната утырып сөйләшсеннәр иде. Әгәр дә малайның тәрбиясендә, тормышында әти кеше катнашмый икән, бөтен гаеп килендә булачак. Шуңа күрә малайларның тормышында әти кешеләрнең урыны бик зур булырга тиеш. Әни кеше генә тәрбияләгән малай «маменькин сыночек» булып үсә. Ул хатын-кыз сүзен генә тыңларга өйрәнгән, аннан соң ике ут арасында кала: әнисен тыңларгамы яки хатыннымы? Ул киртә кора белми. «Мин сине яратам, әни, әмма бу – минем гаиләм», – дип әйтә алмый. Бу – әти тәрбиясе булмаганлыктан яки булып та, әти кешенең киртә кора белмәве.
Ә кызларны, тарихи яктан карасак, балигъ булганчыга кадәр, өйдә тәрбияләгәннәр. 12 яшьтән соң, кыз баланы гувернанткаларга яки мәдрәсәләргә биргәннәр. Андагы укытучылар аларга тәҗвид белән тәфсирне генә өйрәтмәгәннәр, ә ничек итеп гаиләдә хатын-кыз булу дәресләрен дә үткәргәннәр. Хәзерге вакытта безнең кызлар бик яхшы белем алалар, әмма гаиләдә ана, хатын-кыз булу, ир кеше белән мөгамәлә коруның нигезләрен өйрәнмиләр.
Хәзер кызларга алдан ук, «ирләргә ышаныч юк» дигән караш урнаштырыла. Мисал өчен, әти-әни кеше кызларын югары уку йортына укырга кертәләр, машина һәм квартира алып бирәләр, эшкә урнаштыралар. Мондый очракта ир нәрсәгә? Хатын-кыз гаиләдә ир кешене – ир итеп, гаиләнең учагын тудыручы ана буларак тәрбияләнмәгән. Шуңа күрә кызлар – феминистка булып, ә егетләр «маменькин сыночек» булып баралар.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/boten-gaep-kilenda-bulacak-tatar-anilare-forumynda-yangyragan-tarbiya-serlare-5870065
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев