Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борынгыдан калган гадәт тарихларда язып куелган

Менә шуннан соң инде Са­бантуй бәйрәменең үзенә чи­рат җитә. Аның иң үзәк һәм иң кызыклы өлеше, әлбәттә, мәйдан. Сабантуй бәйрәме асылда нәкъ менә мәйданда һәм төрле ярыш-бәйгеләр оештырыла торган урында халыкның язгы сабанга һәм сабан ашлыгы чәчүгә нин­ди әзерлек белән килүен сы­нау һәм күрсәтү, тамаша кылу бәйрәме буларак дөньяга килгән дә.

(Дәвамы. Башы 8 июнь санында).

Сабантуй бәйрәменең соңрак чорда формалашкан җыйнак вариантына исә әле генә сөйләгән йолалар кер­ми. Бу камилләшкән, уты­рып җиткән вариант туры­дан-туры бәйрәмгә бүләкләр җыюдан башланып китә. Әмма аның элгәрге кереш йолаларның дәвамы, соңгы буыны булганлыгын кай­бер якларда, мәсәлән, Пермь ягы татарларында һәм Мама­дыш ягында Сабантуйга бүләк җыюның “сөрән йоласы” дип, ә бүләк җыйганда башкарыл­ган махсус җырларның “сөрән җырлары” дип йөртелүе әйтеп тора. Сүз уңаеннан шундый җырлардан мисал да китерик:

Ошбу ла йортның баскычлары –

Барысы да бадъян агачы,

Ошбу ла йортның хуҗалары –

Барысы да былбыл баласы.

Безләр килдек, ай, сезләргә,

Тастымаллар бирдегез безләргә,

Тастымаллар бирдегез,

ай, безләргә,

Алла исәнлек бирсен сезләргә.

Бүләк җыю бик күңелле һәм тантаналы итеп баш­карыла, җыр-музыка һәм уен-көлке белән аралашып бара. Минзәлә һәм Ленино­горск районнарында, кол­хоз-совхозлар исән чакта, бу гамәлгә дистәләгән иң яхшы атлар җәлеп ителә торган бул­ган. Авылдашлары биргән сөлге, яулык, җәймә, тукыма кебек бүләкләрне җайдаклар, очын-очка төйнәп, атларның йөгәненә бәйләгәннәр һәм ияргә элгәннәр. Казан ягын­да һәм күпчелек авылларда бүләкләрне иң абруйлы ак­сакаллар катнашында кол­гага бәйләп җыю гадәткә кергән. Мондый вакытта өй хуҗалары, капка төбенә чыгып, алдан әзерләгән бүләкләре белән бүләк җыючыларны еш кына үзләре каршы ала.

Менә шуннан соң инде Са­бантуй бәйрәменең үзенә чи­рат җитә. Аның иң үзәк һәм иң кызыклы өлеше, әлбәттә, мәйдан. Сабантуй бәйрәме асылда нәкъ менә мәйданда һәм төрле ярыш-бәйгеләр оештырыла торган урында халыкның язгы сабанга һәм сабан ашлыгы чәчүгә нин­ди әзерлек белән килүен сы­нау һәм күрсәтү, тамаша кылу бәйрәме буларак дөньяга килгән дә. Чөнки Сабантуй мәйданында бил алышып, көрәштә физик көчләрен, та­залыкларын тамаша иткәннәр, төрле ярышларда үзләренең куәтен һәм осталыкларын күрсәткәннәр. Кыскасы, үзара көч сынашу-ярышу, куәт һәм сәләтеңне алышта, бөтен ха­лык алдында исбатлап күрсәтү – әлеге бәйрәмнең асыл сый­фатларын тәшкил иткән.

Шунысы характерлы: Са­бантуй бәйрәме кайсыдыр яклары һәм иң тирәндә ят­кан генетик тамырлары белән “җыен” дип йөртелүче (рус­ча “сходка”) халык бәйрәме белән аваздаш. Кабилә-ыруг кардәшлегенә нигезләнгән бу бәйрәмне күчмә тормыш белән яшәгән бабалары­быз җәйләүгә чыгар алдын­нан уздыра торган булган­нар һәм ул төрле уен-ярыш­лар белән бергә бәйләп уз­дырылган. Әмма бабалары­быз утрак тормышка күчеп, игенчелек белән шөгыльләнә башлаганнан соң да бу бәйрәм юкка чыкмаган, ә яңа шарт­ларга ярашып, печәнгә төшәр алдыннан үткәрелә башла­ган. Ул бер община, ягъни бер җыен валиятенә берләшкән төбәктәш авылларның берсендә – үзәк авылда үткән һәм җыен да шул авылның исеме белән аталган. Со­вет власте елларында исә җыен белән Сабантуй йола- бәйрәмнәре үзара берләшеп киткән һәм Сабантуй, җыен кебек үк, колхоз үзәге урнаш­кан авылда гына үткәрелүгә күчкән. Әмма революциягә кадәр Сабантуй, җыеннан аер­малы буларак, һәр авылда уз­дырылган. Иң кызыгы һәм иң демократик ягы шунда: мәчет һәм мәдрәсәләрне халкыбыз тоташ үз исәбенә тоткан ке­бек, Сабантуй бәйрәмен дә ел саен үз-үзенә хезмәт күрсәтү рәвешендә, димәк, шулай ук үз исәбенә һәм үз теләге белән оештырган.

Шәһәр җирендә, аерым ал­ганда, Казанда, Уфада, Орен­бургта авылдан чыккан татар­лар шактый күп яшәгәнлектән, Сабантуй бәйрәме акрынлап авылдан шәһәргә дә күчкән. Казанда XIX йөзнең беренче яртысында әлеге бәйрәмнең ничек узганлыгын тасвирла­ган истәлекләр белән без Карл Фукс һәм немец сәяхәтчесе Александр Гумбольдт язмала­ры аша таныша алабыз. 1829 елда, мәсәлән, Сабантуй Та­тар бистәсендә, 1834 елда Ка­зан ипподромында, ә анна­ры Пороховой (Дары заводы) бистәсендә уздырыла. Әлеге милли гамәлне оештыруга та­тар байлары һәм сәүдәгәрләре шактый зур өлеш кертә. 1922 елда Казанда узган Сабан­туй исә “Яз бәйрәме” дигән исем астында русларның “Троица” бәйрәме белән берләштерелә. 1940 елда Та­тарстан Республикасының 20 еллык юбилее уңаеннан Са­бантуй бәйрәме Казанда ае­руча зурлап үткәрелгән. Әлеге милли бәйрәмнең башкала­бызда, хәтта Бөек Ватан сугы­шы чорында, ягъни 1942 һәм 1944 елларда Бөтенсоюз физ­культурниклар көнендә дә уздырылганлыгы мәгълүм. Ә сугыштан соң инде Сабантуй кебек зур милли бәйрәмнең тулы канлы булып кабат әйләнеп кайтуы һәм ел да уздырыла башлавы бик та­бигый һәм нәкъ менә татар халкын берләштерүдә, баш­ка халыкларга танытуда зур роль уйнаганга күрә дә, әлеге бәйрәм элек уздырылмаган төбәкләрдә, мәсәлән, Себер татарларында да уздырыла башлады.

Сабантуй мәйданында уз­дырыла торган ярыш-бәйге һәм уен төрләренә килгәндә, аларның төп өлеше традици­он характерда милли көрәш, ат чабыштыру, йөгерү, гар­мунда, скрипка һәм курай­да уйнау, шулай ук җыр һәм бию һәр бәйрәмнең элек- электән аерылгысыз юлда­шы һәм даими атрибутлары булган, тора-бара, XIX йөзнең беренче яртысыннан ук инде, бәйрәм репертуарында тама­шага – шоуга корылган төрле уен-бәйгеләр өстәлгән: күз бәйләнгән килеш чүлмәк вату, очына әтәч бәйләнгән шома туры баганага менү, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомыр­ка куеп һәм көянтәгә эленгән сулы чиләкләр күтәреп узы­шу, бүрәнәгә атланып са­лам тутырылган капчыклар белән сугышу, аркан тарты­шу, тирбәлеп торган авыш ба­ганада йөрү, кул көрәштерү ке­бек гамәлләр – әнә шундый­лардан. Һәм үзара тигезлеккә, дустанә мөнәсәбәткә корыл­ган тагын бер җитди момент: бу гамәлләргә теләсә кайсы та­машачы иркен рәвештә катна­шып китә ала. Тамашачылар белән чыгыш ясауның менә шулай үзара берләшеп китүе бәйрәмнең, чын-чыннан ха­лыкчан һәм демократик таби­гатен билгели.

(Ахыры бар).

Марсель Бакиров, филология фәннәре докторы, профессор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев