Реклама
Яңалыклар
Блогер Сәрия – тел сагында
Блогер Сәрия Мирзаянованың максаты – татар телендә иҗат итеп, шигырь-хикәяләрен язылучыларына җиткерү, аларның фикер-тәкъдимнәрен ишетү. Шул рәвешле туган телебезне үстерүгә өлеш кертү.
ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Матбугат.ру” порталы “Блогер.Татар” республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе игълан иткән иде. Конкурска йомгак Халыкара ту¬ган тел көнендә ясалды. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр арасында Тат. Бүләр авылыннан Сәрия Мирзаянова да бар. 4 апрельдә билгеләп үтеләчәк Халыкара интернет көне уңаеннан Сәрия ханым белән әңгәмә кордык.
– Сәрия ханым, интернет белән дуслыгыгыз кайчан, ничегрәк башланып китте? Социаль челтәрләрнең кайсында үз “битегезне” ачтыгыз?
– Интернет дөньясы белән мин Тат. Бүләр урта мәктәбендә эшләгәндә таныша башладым. Мәктәптә барыбызга да эш өчен ноутбуклар бүләк иткәннәр иде. Дәресләр үткәргәндә дә аларны актив кулландык. Дәрес темасына кагылышлы кыска видеолар күрсәтү, презентацияләр ясау укучыларны кызыксындыру өчен бик отышлы иде. Өйдәге компьютердан, әкренләп, төрле социаль челтәрләргә керергә өйрәндем. Беренче чорда “Одноклассники” бик популяр иде. Аның аша бергә укыган классташларны, курсташ¬ларны эзләп таптым. Аннан соң скайп барлыкка килде. Дуслар белән аның аша аралашу бигрәк кызык булды. “Мой мир”, “Одноклассники” челтәрләрендә үзебезнең фотоларны, язмаларны урнаштыра идек, туган көннәр, бәйрәмнәр белән котлаштык.
Аннары “ВКонтакте” челтәре барлыкка килде. Яңалыктан калып буламы инде?! Үземне кызыксындырган төрле төркемнәргә язылдым, алардагы язмаларны уку, яңалыклар белән танышу миңа өстәмә белем, мәгълүмат бирә иде. Үзем дә берничә төркем ясап куйдым. Сәламәт яшәү рәвеше дигәненә төрле дәвалану ысулларын теркәп барам. “Телеграм” каналында да теркәлдем. Аның өстенлеге шунда: озынрак видеоларны да урнаштырып була. Улыбыз Алмаз белән киленебез Зөлфирә – популяр артистлар. Аларның концертларыннан видеоязмаларны да куярга тырышам.
– Сезне иҗат белән дә шөгыльләнә, дип ишеттек. Үзегез өчен генә язасызмы? Аларны да социаль челтәрләргә урнаштырасызмы?
– Әйе, күптәннән шигырьләр, хикәяләр иҗат итә идем. “Инстаграм” барлыкка килгәч, анда да үз битемне булдырдым. Язмаларымны көн саен “Инстаграм” битенә урнаштырып баруны максат итеп куйдым. Ике ел эчендә байтак кына иҗат эшләрем җыелды. Шигырьләрне куя башлагач, язылучыларым көннән-көн арта башлады. Комментарийлар язып, мине канатландыручылар, илһамландырып торучылар да күбәйде. Фикерләрен, киңәшләрен язучылар да бар. Мин аларга рәхмәтле, чөнки алар миңа иҗат юлында үсәргә этәргеч бирәләр, китабыңны да чы¬гар инде, дип тәкъдим итәләр. Дусларым күбәйде. Алар белән директ аша да аралашабыз. Кайберәүләр шигырь язып бирүне сорыйлар. Темасы, эчтәлеге бул¬са, рәхәтләнеп язам. Бәетләр дә иҗат иткәнем булды.
– Сәрия ханым, интернетта озак утырасызмы? Авыл кешесенең эше күп бит инде ул. Виртуаль дөньяга күбрәк кайсы вакытта керәсез?
– Интернетта утыру бик күп вакыт ала димәс идем. Чөнки мин күпчелек иртән, төнлә иҗат итәм, аннан соң “Инстаграм”га һәм “ВКонтакте”га урнаштырам. Әдәби марафонда катнашу да минем өчен бик файдалы: китаплар укырга этәргеч бирә. 1 апрельдән чи¬раттагысы башлана. Анысында да катнашырга уйлыйм.
– Ә “Блогер.Татар” конкурсында ничек катнашырга булдыгыз? Бәйгенең шартлары нинди иде?
– Әлеге бәйге турында да “Инстаграм”нан күреп алдым. Төп шарт – язмалар туган телдә булырга тиеш, диделәр. Ул вакытта язылучыларым ар¬тык күп түгел – 7 мең генә иде. Шулай да, тәвәккәлләп, катнашырга булдым. Бәйгегә узган ел ахырында старт бирел¬де. Дөресен әйтим: җиңәрмен дип уйламадым да. Чөнки конкурсантларның ге¬ографиясе бик зур иде. Соңыннан бел¬дем: Татарстан районнарыннан, Казаннан, Мәскәүдән, Ижаудан, Сургуттан, Австралиядән, Германиядән 130дан ар¬тык гариза килгән булган. Җиңүчеләр арасында эшче һөнәр ияләреннән сыер савучы, шофер, аш-су остасы, тегүче бар иде. Мин иҗади һөнәр ияләре арасында “Укытучы, язучы” номинациясендә җиңү яуладым. Казанда узган бүләкләү тантанасында катнашу миңа онытылмас мизгелләр бүләк итте. Җиңүчеләрнең күбесе яшьләр иде. Үземне алар арасында күреп, лаеклы ялда булуыма карамастан, замана белән бергә атлый алуым белән горурландым. Республи¬ка җитәкчелегенең татар телен үстерү стратегиясендә шушындый заманча алымны файдалануына шатландым.
– “Тик-Ток”ка ни дә булса куйганыгыз юкмы? Андагы видеоларга карашыгыз нинди? Оныкларыгызның телефонда утыруына ничек карыйсыз?
– “Тик-Ток”ны нигәдер үз итә алмадым. Чынбарлыктан ераграк дип күрәм мин аны. Юморы күбрәк, хәтта артыграк та, дияр идем.
Оныклар, телефон тотсалар, төрле уеннарда утыралар, төркем булып уйный торганнары бар. Аларда хәзер шул уен¬нарга бәйлелек барлыкка килгән. Бу бик куркыныч. Күпме генә әйтсәң дә, тиз генә уеннан чыга алмыйлар. Аларга төрле котлау видеолары ясарга өйрәнегез, дип тәкъдим итәм.
– Сәрия ханым, виртуаль дөньяда аралашу күзгә-күз карап, җанлы ара¬лашуны алыштыра аламы?
– Җанлы әңгәмәләр интернетта язышуны алыштыра алмый, билгеле. Ни кызганыч, тере аралашу – хәзер авылларда да бик сирәк күренеш. Шулай да виртуаль аралашу да кирәк, дип уйлыйм. Кемнәндер матур сүзләр ишетү, хуплау сүзләре язылган комментарийларны уку яшәргә көч бирә.
Әлфинур Ногманова.
Сәрия Мирзаянованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев