Бәхет гаиләдән башлана
Тәрбиягә бала алу өчен йөрәктә никадәр җылы һәм мәрхәмәт булырга тиеш икән? Аның күләмен олы җанлы кешеләр үзләре генә беләдер. Сал. Мухан авылында гомер итүче Рәмзия һәм Ринат Габдрахмановлар – шундый мәрхәмәтле гаиләләрнең берсе.
Моннан төгәл унике ел элек алар гаиләгә бертуган Саша һәм Женя Шитюкларны алып кайталар. Дүрт һәм ике яшьлек сабыйлар бу гаиләгә килеп эләккәнче шактый сынаулар күреп өлгерә. Күбәктәге бер гаилә, малайларны тәрбиягә алып, бер елдан соң кире приютка тапшырган була. Аннан соң икенче гаиләгә килеп эләгәләр. Анда егерме көнләп кенә яшәп кала сабыйлар. Ике гаилә дә малайлардан ни сәбәпледер баш тарта. Малайларның бәхетенә, көзнең шыксыз бер көнендә Рәмзия апа белән Ринат абый аларны үз кочакларына ала. Шуннан соң аларның баш өстендә мәңге сүнмәс үз кояшлары кабына.
– Үзем дә ятимлектә үскәч, әни назыннан мәхрүм калуның никадәр авыр икәнен яхшы аңлыйм. Әнием яман авырудан вафат булганда миңа – ундүрт, энем белән сеңлемә унике һәм алты яшь иде. Әти өч бала белән ялгыз калгач, өйгә үги әни килде. Үз әниең түгел инде ул чит апалар! Кыерсыттылар да, елаттылар да. Шуның өчен тәрбиягә бала алу теләге яшьли йөрәгемә кереп калган иде. Ана назыннан мәхрүм калган сабыйларга әни яратуын, җылылык бирәсем килде. Саша белән Женя безгә үз балаларыбыз кебек якын, – ди Рәмзия апа.
Рәмзия апа белән Ринат абыйның уртак балалары, буй җиткереп, күптән тормыш корганнар. Уллары Риназ гаиләсе белән Мөслимдә яши, өч кыз үстерәләр. Кызлары Гөлназ гаиләсе белән Казанда гомер кичерә, алар бер кыз һәм бер малай үстерә.
– Без – төп Островка авылыннан. Язмышны беркем дә сайлап алмый. Ләкин мин тормышымның шундый борылыш алуына үкенмим. Безгә Рәмзия әни һәм Ринат әтиебез дөрес тәрбия бирде, һәр нәрсәгә өйрәтеп үстерде. Тугыз ел рәттән Оренбург өлкәсенә Тозлы күлгә ял итәргә барабыз. Кайбер әти-әниләр үз балалары белән дә шулай шөгыльләнмидер. Мин спортка гашыйк: баскетбол, хоккей, армрестлинг белән шөгыльләнәм, – ди Мөслим политехника техникумының беренче курсында белем алучы Саша Шитюк.
Женя да – һәрьяклап оста һәм булган егет. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашуы өстенә сәнгатьле итеп шигырь укуда, җыр-биюдә аңа тиңнәр юк. Уңышларына бәя буларак бирелгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да шактый җыелган Женяның. Тагын бер үзенчәлекле һөнәре бар аның – гөлләр үстерә. Ундүрт яшьлек үсмернең бүлмәсендә – дүрт дистәгә якын гөл әйләнә-тирәгә ямь биреп утыра. Күбесе – чәчәктә! Һәрберсен тәрбияләп, суын сибеп, сөйләшеп йөри үзләре белән. Өстәвенә Женя ашарга пешерергә дә ярата. Камыр куеп, кабартма, кекс, шарлотка, хәтта бәлешкә кадәр пешерә икән!
– Балалар – безнең горурлыгыбыз, таянычыбыз. Алар белән үткәргән һәр минут кадерле. Шөкер, инсафлы, тәртипле булып үстеләр. Йөзгә кызыллык китермичә укыдылар, кеше арасына керделәр. Кечкенә чакта гына еш авырып борчуга салдылар. Инде барысы да артта калды. Балаларны үзеңнеке итеп кабул итә алсаң гына, тәрбиягә алырга кирәк. Алар бит назга, яратуга, җылыга мохтаҗ. Үз әнием сөйләгәннәр һаман истә, ул өч үги әни белән үскән: күпне күргән, күпне кичергән. Үксез баланың күңелен рәнҗетергә ярамый, алар да бит кеше баласы! Саша белән Женяны бер күрүдә яраттым. Беренче очрашуда ук: “Әти! Нигә иртәрәк килмәдегез безне алырга?!” – дип, кочакка ташландылар. Күзләрне каплаган яшь элпәсе аша аларның ихлас сөенүләрен күрдем, – дип искә ала Ринат абый.
Гаиләнең дус, тату яшәве ишегалдыннан ук күзгә ташлана. Һәр җирдә чисталык-пөхтәлек. Күпләп мал тотучы, җәен бакча тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерүче бу гаиләдә бер-берләре өчен яшиләр. Гаилә әгъзаларын уртак кызыксыну-мавыгулар, үзара хөрмәт һәм ярату бербөтен итә.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев