Биләрдә «Сәләт»нең XV Халыкара сменасы: Мөслимнең «МИрас» ансамбле уңышы
Яңалыклар

Биләрдә «Сәләт»нең XV Халыкара сменасы: Мөслимнең «МИрас» ансамбле уңышы

Смена программасы алты юнәлешне үз эченә алды: иҗат, медиа, IT, туган якны өйрәнү («Тамырлар»), экология һәм лидерлык. Катнашучылар, лабораторияләрдә эшләп, үз продуктларын тәкъдим итте

Биләр шәһәрендә «Сәләт» форумының XV Халыкара яшьләр белем бирү сменасы – «Һөнәрләр Биләр Форум» узды. Чара Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800 гә якын баланы берләштерде.

Мөслимнең "МИрас" вокаль-инструменталь ансамбле

Смена программасы алты юнәлешне үз эченә алды: иҗат, медиа, IT, туган якны өйрәнү («Тамырлар»), экология һәм лидерлык. Катнашучылар, лабораторияләрдә эшләп, үз продуктларын тәкъдим итте.

Әлеге зур форумда Мөслим районыннан «МИрас» вокаль-инструменталь ансамбле составында безнең укучыларыбыз Зарипов Искәндәр, Зигангиров Әмир, Гараева Айсылу, Максутов Ринат та катнаштылар (җитәкчеләре – Гөлназ Йосыпова).

Мөслимнең "МИрас" вокаль-инструменталь ансамбле

Июнь ахырында ВИА «МИрас»ның өч төркеме Яшьләр көнендә чыгыш ясап, Мөслимлеләрне үзләренең автор-башкаручы җырлары һәм популяр хитларга каверлары белән сөендерсә, июль аенда алар «Сәләт»нең иҗади лабораторияләрендә белем алып, сменаның ябылу тантанасында уңышлы чыгыш ясадылар.

 Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбе архивыннан

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев