Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бил алышты егетләр

Районда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр зур дибез. Чөнки төрле юнәлештәге спорт корылмалары бар. Ул гына да түгел, җирлегебез республикакүләм ярышларны да кабул итәргә әзер.        6 май көнне Мөслимдә шундый зур чара узды – спорт мәктәбе базасында 2007-2009 елгы яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды. 

Шунысын да әйтергә кирәк, республика дәрәҗәсендәге спорт бәйгесе Мөслим районы тарихында беренче тапкыр үтте. Ярышларда малайлар белән беррәттән кызлар да катнашты. Төрле районнардан килгән 20 команда составында көрәшнең бу төрен үз иткән 236 спортчы чыгыш ясады. Шуларның кырыгы – мөслимлеләр. Бу җирлегебездә билбау көрәшенә игътибар зур булуы турында сөйли. 
Бәйге көн дәвамында барды. Ярышны ачу тантанасында көрәшчеләрне район башлыгы Рамил Муллин сәламләде. Ул көрәшчеләргә җиңүләр теләп, җылы теләкләрен җиткерде.
Билбау көрәше – көрәшнең бер төре. Татар көрәшеннән аермалы буларак, монда аяк белән көрәшү дә рөхсәт ителә. Ярышларны республика билбау көрәше федерациясенең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин һәм спорт директоры Владислав Васильев күзәтте. Алар көрәш бәйгеләренең иң көчле рухлы егет-кызлар өчен зур спортка баскыч ролен үтәвен ассызыклады. 
Спортчылар бәйгегә зур әзерлек белән килгән. Командалар бик матур көрәш үрнәкләре күрсәттеләр. Һәр көрәшче җиңүгә омтылды. Мөслимлеләрнең мондый ярышларда элек тә призлы урыннарга чыкканнары булган. Бу юлы да республика беренчелеген үзләре кабул иткән хуҗалар – Мөслим көрәшчеләре күпкә өстен булуларын дәлилләде: безнең район командасы беренчелекне яулады. Бу, әлбәттә, көрәшче егет-кызларның тренерлары һәм укытучылары Илнар Сәетгалиев, Айдар Хафизов, Альберт Шәймөхәмәтов, Илшат Фазлыев һәм Марат Габидуллинның да зур җиңүе булды. Бәйге барышында алар укучыларыннан ким дулкынланмады, келәмгә чыкканда киңәшләрен биреп, һәр хәрәкәтләрен күзәтеп, бәя биреп торды. 
Билбау көрәше буенча республика беренчелеге көрәшчеләребез “копилка”сына биш – алтын, биш – көмеш һәм алты бронза медаль өстәде. Икенче урында – Кукмара, өченчедә – Түбән Кама районнары командалары. 
Бу көнне күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт үсешенә керткән зур өлешләре өчен Мөслим лицееның физик тәрбия укытучысы Фасыйл Арслановка, спорт мәктәбе тренеры Илнар Сәетгалиевка һәм спорт мәктәбе методисты Земфира Әхәтовага “Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев