Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген "Кояшлы Ык" яр буе ял паркында скандинавча йөрү була

Кышкы бәйрәм яллары Мөслимдә төрле бәйрәм чараларына бай булды: спорт ярышлары узды, балалар өчен музей-китапханәләрдә төрле кичәләр, экскурсияләр оештырылды. Кичә "Мөслим йөрәге" скверында район үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады. Яңа ел төнендә әлеге скверда уеннар оештырылды, өлкәннәр иртәнгә кадәр күңел ачты. Сквер янындагы шугалак иртә-кич балалар тавышыннан тынып тормый. Берәүләр Кыш бабай бүләк иткән тимераякларын сыный, икенчеләре эне-сеңелләрен өйрәтә. Сабыйларның шат авазы бәйрәм көннәренә тагын бер ямь өсти кебек. "Берничә ел элек бала белән йөрергә урын табып булмый иде. Бүген Мөслимдә балаларны йөртерлек, уйнатырлык урыннар шундый күп! Гел өйдә утырасы килми. Әле менә тау шуарга барабыз", - ди яшь әни Гөлнара Хатбуллина.

Бүген "Кояшлы Ык" яр буе ял паркында скандинавча йөрү була. Әлеге төр күнегүләр җыелмасы мөслимлеләр арасында бик популяр. Көн саен парк-скверларда һәм урамнарда чаңгы таяклары белән йөрүче өлкәннәрне очратырга була. Массакүләм оештырылучы чарада да райондашларыбыз актив катнашыр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев