Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген кичен христиан динен тотучы мөслимлеләр Иорданда коена башлый

19 гыйнварда христианнар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Керәшеннәр аны Качману бәйрәме дип атый. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла.Крещение суы сихәтләндерү көченә ия, хәтта бу көнне гадәти чишмәләрдән дә изге су ага, дип ышаналар. Шулай ук бу көнне буа, елга, күлләрдә бәке...

19 гыйнварда христианнар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Керәшеннәр аны Качману бәйрәме дип атый. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла.Крещение суы сихәтләндерү көченә ия, хәтта бу көнне гадәти чишмәләрдән дә изге су ага, дип ышаналар. Шулай ук бу көнне буа, елга, күлләрдә бәке ясап, су коену йоласы да үткәрелә. Иордан суында коену чиркәү кануннары таләп иткән мәҗбүри гамәл түгел, ул - гореф-гадәт. Изгеләндерелгән су белән юыну да җитә, бәкегә тәвәккәлләр генә керә. Иорданда су коену - күңелдән дога кылып, өч тапкыр суга чумып алудан гыйбарәт. Крещение бәкесендә православие динен тотмаганнарга да коенырга рөхсәт ителә. Әлбәттә, салкын суга керү өчен тәвәккәллек кенә түгел, сәламәтлекнең нык булуы да кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев