Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген христианнар тал песие ботагын алып кайта

Пасха - христианнарның иң борынгы, төп бәйрәме. Ул Инҗилдә тасвирланган Гайсә Мәсихнең терелүенә багышлап үткәрелә. Хәзерге вакытта һәр ел өчен бәйрәм итү көне ай-кояш календаре буенча билгеләнә. Христианнар бу бәйрәмне беренче гасырда Гайсә Мәсих терелгән көннән алып билгеләп үтә. Бәйрәм көне итеп 4 апрельдән (иске стиль белән 21 март) соң...

Пасха - христианнарның иң борынгы, төп бәйрәме. Ул Инҗилдә тасвирланган Гайсә Мәсихнең терелүенә багышлап үткәрелә. Хәзерге вакытта һәр ел өчен бәйрәм итү көне ай-кояш календаре буенча билгеләнә. Христианнар бу бәйрәмне беренче гасырда Гайсә Мәсих терелгән көннән алып билгеләп үтә. Бәйрәм көне итеп 4 апрельдән (иске стиль белән 21 март) соң тулы ай үткәч беренче якшәмбе көн билгеләнә. Бәйрәм итү төнлә яки иртән чиркәүдә гыйбадәт кылудан башлана. Быел Олы көн бәйрәме 16 апрельгә туры килә. Ә бер атна алдан православие динен тотучылар Вербное воскресенье дигән датаны каршылый. Ягъни бүген алар өйләренә чәчәк аткан тал песие ботагын алып кайта. Традиция буенча тал песиен берникадәр алданрак алып кайтып суга утырталар. Быел тал песие табигать шартларында да вербный якшәмбе көненә чәчәк атты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев