Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне

ТР Премьер-министры урныбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров авыл хезмәтчәннәренә тәбрикләүләрен җиткерде.

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземсезне һөнәри бәйрәмебез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән тәбрик итәм!

Гадәттәгечә, октябрь аеның икенче якшәмбесендә без авылда, кырларда, фермаларда һәм эшкәртү предприятиеләрендә хезмәт куючыларны хөрмәтлибез. Сезнең мөһим хезмәтегез бәрабәренә Татарстаныбыз авыл хуҗалыгы җитештерүнең тотрыклы үсешен саклый һәм республикабызның иминлеген һәм чәчәк атуының нигезе булып тора.

Без, ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, алдыбызга авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген күтәрү, яңа инвестиция проектларын тормышка ашыру, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техник базасын модернизацияләү һәм яңарту, җитештерелгән продукцияне сату мәсьәләләрен үтәү, хезмәт шартларын яхшырту буенча җитди бурычлар куябыз. Чөнки республика халкының тормыш дәрәҗәсе, сәламәтлеге һәм мул тормышы башлыча нәкъ менә агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең эш нәтиҗәләренә бәйле.

Хөрмәтле кыр һәм фермалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәре, һөнәри осталыгыгыз, туган җирегезне яратуыгыз һәм көннең-көнендә куйган фидакарь хезмәтегезөченбик зур рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, югары нәтиҗәләр, эшегездә уңышлар телим.

Бәйрәм белән!

Фото – "Баулы-информ"нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров