Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Безнекеләр һәрвакыт җиңүче

12 июнь көнне Казанда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә “ГазпромТран­сгаз” идарәсе хезмәткәрләре балалары арасында үзешчән сәнгать буенча республика бәйгесе узды.

Анда райондашыбыз – Мөслим районының газ идарәсендә хезмәт куючы Данил Госмановның улы Ай­нур, баянда уйнап, өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Ра­фаэль Бакировның “Экспромт” әсәрен башкарган өчен Айнурга кыйммәтле сертификат бирелде.

Айнур Госманов Әлмәт музыка көллиятенең икенче курсында бе­лем ала. Райондашыбыз кечкенәдән музыкага гашыйк.

– Әтиемнең җырлавы миңа һәрвакыт үрнәк булды, сәхнәдә балкыйсым килде. Мөслим сәнгать мәктәбенең баян классында Азия Заһидуллина кул астында җиде ел шөгыльләндем. Бернинди авыр­лыксыз музыка көллиятенә укыр­га кердем. Баян классында уку миңа бик җиңел бирелде. Тәнзилә апам өздереп баянда уйный иде, баянда уйнавыма да ул сәбәпче, – ди Айнур.

– Айнурның уңышына без чик­сез сөендек. Бу – безнең өчен зур горурлык. Айнурның бу беренче генә җиңүе түгел. Алга таба да, Мөслим данын яклап, тагын да зур­рак уңышларга ирешергә язсын! – ди Мөслим районы газ идарәсенең ЭВМ операторы Гөлнара Кадый­рова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама