Безнекеләр булдыра!
Мөслим халык театры диплом һәм 75 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында эшләп килүче Мөслим халык театрының чираттагы уңышы бар! Коллектив инде күп еллар тирән мәгънәле, әхлакый, мәдәни, тәрбия бирә алырдай, физик кыйммәтләр формалаштыручы әсәрләр белән үз тамашачысын сөендерә. Бу елны сәхнәләштерелгән Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” трагедиясен тетрәнми карау мөмкин түгел иде. Спектакль “Идел – йорт” төбәкара театр коллективлары фестивалендә дәрәҗәле икенче урынны яулады. Мөслим халык театры диплом һәм 75 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев