"Туган җир сулышы"нда – фәнни эзләнүләр
28 март көнне Кукмара районының Янил урта мәктәбе базасында "Туган җир сулышы" VI Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Хәйруллина "Туган якны өйрәнү материалын уку грамоталылыгын формалаштыру өчен куллану" темасына мастер-класс күрсәтте. Чулпан Алмазовна "Методик копилка" номинациясендә җиңүче булды. "Актуальлек өчен" номинациясендә Мөслим гимназиясенең 9 нчы а сыйныфы укучысы Рөстәм Гәрәйханов катнашты һәм җиңүче дип табылды (җитәкчесе - Чулпан Хәйруллина). Укытучы 29 март көнне Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясе базасында "Югары уку йорты һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге" исемле Республика фәнни-методик конференциясендә дә чыгыш ясады һәм дипломга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев