Безнекеләр булдыра!
Мөслим лицееның “Асылташ” командасы “Шаян ТВ” каналында баручы “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенында Кама Тамагының “Аккош” командасы белән көч сынашып, җиңү яулады.
Команда составында 8б сыйныфы укучылары Нуруллин Рәзил, Морзаханова Мәдинә, 8а сыйныфы укучысы Шакирова Алинә татар теле, татар әдәбияты, география, тарих фәннәре буенча тирән белемнәрен күрсәттеләр. Укучыларны, аларны әзерләүгә өлеш керткән укытучыларны һәм команда җитәкчесе Айнур Расыйховичны зур уңышлары белән котлыйбыз! Тапшыруны 9 гыйнвар көнне "Шаян ТВ" каналында карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев