Реклама
Яңалыклар
Безнекеләр булдыра!
Бу укуларда Мөслим гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Алсу Шәрифуллина да катнашу хокукын алды.
16-17 ноябрь көннәрендә Казанның 9 нчы санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Заманча шартларда укытуның цифрлы һәм челтәрле трансформациясе” исемле Бөтенроссия педагогик укулары узды. Халыкара секцияләр эшендә Тайвань, Россия һәм Казахстан мәктәпләреннән педагоглар һәм укучылар катнашты. Бу укуларда Мөслим гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Алсу Шәрифуллина да катнашу хокукын алды. “Фән киләчәге” укучылар секциясендә Алсу II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе – гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Хәйруллина.
– Укучыларыбыз төрле бәйге һәм конкурсларда җиңү яулый икән, бу безнең уртак тырышлыгыбыз дигән сүз. Шушы көннәрдә 5 б сыйныф укучысы Регина Басыйрова да гимназиябезгә чираттагы җиңү алып килде. Регинаның җитәкчесе шулай ук Чулпан Хәйруллина. Рус теле укытучылары һәм укытучыларының халыкара съезды Федор Достоевский һәм Николай Некрасовның 200 еллыгына багышланган иде. Рәсем конкурсында Регина I дәрәҗә лауреат булды, – ди Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев