Реклама
Яңалыклар
Безнең максат – балалар өчен гаилә табу
Районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рәмилә Смирнова белән әңгәмәбез – тәрбиячесен югалткан балаларны гаиләләргә урнаштыру, аларның хокукларын яклау юнәлешендә башкарылган эшләр турында.
– Рәмилә Мазһаровна, гаиләләргә тәрбиягә бирелгән балаларның контингенты белән таныштырсагыз иде.
– Бүген районда тәрбиягә бала алган 58 гаиләдә 108 бала исәпләнә. Моннан тыш 23 бала әби-бабаларына, якын туганнарына – опекага, 20се уллыкка кызлыкка бирелгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 7, гомуми белем бирүче уку йортларында 124 бала белем ала. Шул исәптән 15 бала – Мөслим политехника техникумында, 20се чит шәһәрләрдә урнашкан уку йортларында белем ала.
Тәрбиягә бирелгән балаларның 22сенең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән. Шуның 21е – акыл зәгыйфьлеге белән. Гадәттә бу авыру балалар мәктәптә укый башлагач ачыклана. Инвалид балалар елга ике тапкыр психологик тернәкләндерү үзәгендә дәвалана. Барлык балаларга да ел саен диспансерлаштыру үткәрелә. Зәй шәһәреннән килгән табиблар үз юнәлешләре буенча балаларны кабат тикшерәләр. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның күпчелеге, ягъни 9 класска кадәргеләре – Түбән Табын интернат-мәктәбендә, ә дүртесе Бакалы, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай шәһәрләрендә үз юнәлешләре буенча белем һәм тәрбия ала.
– Рәмилә Мазһаровна, тәрбиягә бала алырга теләк белдерүчеләр нинди процедуралар уза?
– Узган ел 4 гаиләгә барлыгы җиде бала тәрбиягә бирелгән иде. Быел 3 гаилә тәрбиягә, уллыкка һәм кызлыкка бала алу өчен кандидат буларак теркәлде һәм АИСТ базасына кертелде. Безнең максат – гаиләгә бала түгел, ә балалар өчен гаилә табу. Шуңа күрә балаларны ихлас яратучы, аңа тиешле белем һәм тәрбия бирердәй гаиләләргә өстенлек бирәбез. Тәрбиягә бала алырга теләгән һәркем кандидат итеп теркәлә дигән сүз түгел. Арада: “Мин моңа әзер түгел икән, ныклап уйлыйм әле”, – дип китүчеләр дә бар. Эшсез калу сәбәпле генә килүчеләр дә очрый. Андыйлар белән тиешле аңлату эшләре алып барабыз.
Кандидатлар буларак теркәлү өчен опека бүлегенә тиешле документлар белән килү кирәк. Гаиләгә характеристика, яшәү шартлары, керемнәре турында белешмә бирү җирлек башлыкларына йөкләнә. Кайбер җитәкчеләр тарафыннан дөреслеккә туры килмәгән белешмәләр бирү очраклары да күзәтелә. Нәтиҗәдә гаилә турында дөрес мәгълүмат тупланмый һәм тәрбиягә бала биргән очракта әлеге гаиләләрдә проблемалар барлыкка килә.
– Тәрбиягә бала алган гаиләләргә нинди түләүләр каралган?
– Балаларны тәрбияләгән өчен хезмәт хакын һәм башка өстәмә түләүләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы билгели. Түләүләр ел саен индексацияләнә. Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге бер баланы тәрбияләүгә – 9357 сум, укучы балага – 10790 сум, әти-әнигә хезмәт хакы 3 мең сум күләмендә билгеләнгән. Өч яшькә кадәрге һәм инвалид бала тәрбияләгән гаиләгә 900 сум өстәмә түләнә. Тәрбиягә бала алган гаиләләрдә 9ы – медицина, 25е педагогик белгечлеккә ия булган әти- әниләр, шуңа бәйле рәвештә аларга 6396 сум өстәмә түләү каралган.
Г а и л ә л ә р әл е г е пособиеләрнең тотылышы буенча даими исәп-хисап тоталар. Баланың саклык кенәгәсеннән алынган акчалар максатчан кулланыла һәм милек буларак акт төзелеп, описькә кертелә. 18 яшь тулганнан соң, барлык саклык кенәгәләре тупланган акчалары белән баланың үз кулына тапшырыла.
– Рәмилә Мазһаровна, тәрбияг ә ба ла алг ан гаиләләрдә ата-аналарның үз бурычларын ничек үтәве контрольдә тотыламы?
– Әлбәттә, бу – эшебезнең бер юнәлеше. 2021елда тәрбиягә бирелгән балаларның тормыш- көнкүреш шартларын тикшерү максатында, 118 тапкыр урыннарга чыгып, тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә кайбер гаиләләргә кисәтү ясалды, әти-әниләр белән әңгәмәләр үткәрелде. Прокурор таләбе һәм суд билгеләмәсе нигезендә 5 гаиләдә тикшерүне чираттан тыш үткәрдек.
Баланың яшәү хокукы беркетелгән яки шәхси милке буларак беркетелгән торагының сакланышын тәэмин итү максатында торакларның сакланышы турында актлар алабыз. 24 баланың шәхси милке, 64енең милектән куллану мөмкинлеге бар, 101 балага чираттан тыш торак белән тәэмин итү карары кабул ителгән. Быел 9 баланың документлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырылды, шуларның 3се чиратка куелды. Быел план нигезендә 35 бала торак белән тәэмин итү буенча чиратта тора.
Безнең бүлектә исәптә торучы балаларның 103е алимент алу хокукына ия булса да, аларның 35е генә даими рәвештә алимент ала. Ел саен суд приставларына запрослар җибәрелсә дә, уңай җавап бик сирәк алына.
Гаиләләрне берләштерү, үзара ярдәмләшеп, аралашып яшәргә этәргеч бирү максатында төрле чаралар да үткәрәбез. Тәрбиягә алган балаларыбыз уңышлары белән дә сөендереп тора. Алар укуда һәм спортта уңышларга ирешәләр.
Әлфинур Ногманова.
Римма Афзалова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев