Безнең атларга тиңнәр юк!
Тойгельденең 4 аты, Әлмәт районы Тайсуган авылында үткән кышкы спартакиадада катнашып, 3 се призлы урыннарны яулады. Гамлет кушаматлы ветеран ат финишка - беренче, Разбегай - икенче, Гениальное өченче булып килде һәм акчалата сертификатларга лаек булды.
Гамлет спартакиаданың обсолют чемпионы исемен дә яулады. Атларның наездниклары - Фазаел Вәлиев, Айбулат Имматуллин, Ильяс Идиятуллин, Мәхмүт Баһауетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев