Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безгә язалар. Авыл тормышы җырчысы

Искиткеч җылы, җанлы очрашу өч сәгатькә якын сузылса да, бер тында үтте.

Әлмәт үзәк китапханәсендә бертөркем язучылар, китап сөючеләр Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мөслим районының мактаулы гражданины, Халык язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фоат Садриев ижатына багышлаган “Авыл тормышы жырчысы” дип исемләнгән кичәгә җыелды. Искиткеч җылы, җанлы очрашу өч сәгатькә якын сузылса да, бер тында үтте.

Фоат абый хезмәт биографиясен колхозда башлый, хуҗалык кибетендә сатучы, китапханәдә мөдир, башта – Сарман, аннары Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире була, Мөслим метеостанциясендә эшли. Менә каян ала икән ул үзенең геройларын. Күпме һөнәрне “тотып”, “татып” караган ләбаса Фоат абыебыз. Язучы каршыбызда утырганда аның тормыш юлын, үзеннән дә оста итеп сөйләүче булмас дип, китапханә хезмәткәрләре сүзне аңа бирде. Фоат абыйның күңелне тынычландыра торган йомшак тавышын йотлыгып тыңладык. 
Ф. Садриев драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән тыгыз иҗади элемтәдә яши. Аның бу театрда сәхнәләштерелгән пьесаларыннан “Их сез, егетләр!..”, “Ач тәрәзәң”, “Кондырлы кодачасы”, “Тозлы бал”, “Син сандугач, мин каен...”, “Безнең авыл кызлары”, “Яшьли сөйгән ярлар”, “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә”, “Аяз көнне яшен”, “Безнең гомер язлары” спектакльләре тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафыннан аеруча җылы кабул ителде. 
Сугыш ачысын, тол калган хатыннарның, сөйгән егетләрен ут эченә озаткан кызлар моңын сурәтләп язылган “Безнең авыл кызлары”ннан өзек беркемне дә битараф калдырмады. Әсәр озак еллар Әлмәт сәхнәсеннән төшмәгән, артистлары күңеленнән дә чыкмаган. Сумкалардан кыштыр-кыштыр кулъяулыклар эзләдек. Сугыш беткәнгә 73 ел вакыт үтсә дә, күңелне айкап елата халкым язмышы. Татарстан Республикасының халык артисткасы Роза Салихова һәм Әлмәт драма театры артистлары Фоат Садриевка иҗат уңышлары теләделәр. Әлмәт районы Яңа Нәдер авылының “Илһам” халык театры “Җәмиләнең җенләнүе” спектакленнән өзек белән килгән иде. Фоат Садриевның драма әсәрләре Минзәлә, Оренбург татар дәүләт драма театры һәм башка театрлар сәхнәләрендә дә куела. 
Гомере буе авылда яшәп, андагы тормыш проблемаларын һәм конфликтлы ситуацияләрне яхшы белеп, шуларны гыйбрәтле язмышлар итеп әсәрләрендә чагылдыра ул. Авылга, аның хезмәт сөючән халкына карата аерым бер җылылык белән сугарылган әсәрләрне укыганда тетрәндерә, дулкынландыра, күзләрдән яшь чыга. Кеше күңеленнән мәңге җуелмый торган туган як сурәтләре дә уелып истә кала. Туган як табигатен җан җылысы белән сугарып, яратып тасвирлый әдип. Анда кошлар да сөйләшә! Йөрәктән чыгып язылганга шулай ул. Аның һәр әсәре үзенчәлекле. Бөтен гомерен иҗатка багышлаган, җаны-тәне белән авылга береккән Фоат абыйның иҗатын мин тальян моңына тиңләр идем. Китапларын укый башлау белән таң әтәчләре кычкырганы, ярым караңгыда сызгырып шартлаган көтүче чыбыркысы тавышы да ишетелеп китә әле. Колакны назлаган шушы тавышларга ияреп, челтер чишмә буйларына төшеп киткәнеңне сизми дә каласың. Язмышларына сугыш кыравы тиеп ачлык-ялангачлыкны, юклыкны күреп, яшәү өчен учларын сөялләндергән, инде дә килеп бүгенге көннең нинди булуына карамастан шөкер кылып, тормышны яратып яшәүче бер буынның күңел халәтен, әлеге заман тарихын киләсе буынга тәгаенләп тапшыра аның әсәрләре. Үз заманының елъязмачысы ул Фоат Садриев. 
Очрашуда шәһәрдәге 20 нче санлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Мөслим килене Нәзифә Рәшитова язучының бер әсәреннән мәктәп дәреслегенә кергән өзек укыды. 1 нче санлы мәктәп укытучысы Гөлия Җамалиева “Бәхетсезләр бәхете” романы турында тәэсирләре белән уртаклашты. Кулларына Фоат аганың китапларын тотып чыккан укытучыларыбызның үз укучыларына да китап турында, язучы иҗаты турында да шундый җылы итеп ирештерәчәкләренә мең кат инанып утырдым. Китабы укылып кына бәяләнә язучы иҗаты. Фоат абый китапларын мәктәпләрдә дәреслек итеп куллану хәзерге буын яшьләренә Ходай бүләк итеп биргән гомерне матур итеп үтү юлында искиткеч зур таяныч булыр. 
Минзифа Әхмәтшина, 
язучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев