Безгә монда яшисе
Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды. Анда авылларның бүгенге яшәеше, җирлекләрдә барган төзү-төзекләндерү эшләре, хәл итәсе проблемалар хакында уртага салып сөйләшенә. Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова белән әңгәмәбез дә шул яссылыкта барды.
– Илүсә Илгизәровна, соңгы берничә елда авылларның инфраструктурасын яхшырту юнәлешендә шактый эшләр башкарыла. Сезнең җирлектә халыктан җыелган үзара салым акчасы нинди максатларда файдаланыла?
– Соңгы елларда үзара салым акчасына күләмле эш башкарылды. Ике урамның искергән су торбалары алыштырылды. Бөтенләй су кермәгән урамга да су линиясе суза алдык. Өч башня территориясе койма белән әйләндерелде, 2 башняга санитар-эпидемиологик заключение алдык. Эчә торган суның сыйфаты даими тикшерелә. Су проблемасы әле тулысынча хәл ителеп бетте, дип булмый.
Җирлектә 1100 метр гравий өслекле юл яңадан эшләнде, 1,5 км озынлыктагы асфальт юлга чокыр ремонты керде. Юлларыбыз җәен-кышын игътибар үзәгендә, даими чистартып торыла.
Зур мәшәкать тудырган газ торбасы тиешле таләпләргә туры китереп күтәртелде. Һәйкәл территориясе тәртипкә китерелде, коймасы алыштырылды, стелага косметик ремонт ясалды. 2020 елга Шуганканың бер урам юлын ремонтлау, Чия-Түбә авылының су системасын яңарту күздә тотыла. Күптән түгел генә үткән халык җыеннарында үзара салым акчасын 700 сумнан җыярга тавыш бирдек.
– Авылларда халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсенә килгәндә, хәл катлаулырак кебек. Бу яктан сездә хәл ничегрәк?
– Җирлек халкының яртысыннан артыгы, ягъни 364е – эш яшендәге гражданнар. Әлбәттә, аларның барысы да эш белән тәэмин ителгән, дип булмый. Эш яшендәгеләрнең 33е җирлектә – бюджет өлкәсендә хезмәт куя. 14 кеше – Мөслимгә, күрше авылларга йөреп, 56сы ерак җирләргә китеп эшли. Җирлектә шәхси эшләрен булдырган 11 эшмәкәр 22 кешене хезмәт урыны белән тәэмин итте. 10лап кеше “Намус” агрофирмасында сезонлы эштә эшли. Шуганка авылындагы соңгы елларда кулланылышта булмаган ындыр табагының, ашлык складларының “Намус” агрофирмасына база буларак хезмәт итә башлавын әйтергә кирәк.
Пай җирләреннән файдаланган өчен 294 пайчыга өчәр центнер исәбеннән арпа таратылды, пай җирләренә булган салым өчен 150 мең сум акча кире кайтарылды. Пай җирләрен алып, үсемлекчелек белән шөгыльләнүче егетләребез бар. Алар карамагында 600 гектарга якын җир исәпләнә.
Халык, шәхси хуҗалыгында мал-туар, күпләп кош-корт асрап, күпмедер керем кертергә тырыша. Үзләреннән арткан сөтне сатып, акча кертүчеләр шактый. Ике авылда сөт җыю оештырылган. Ни кызганыч, савым сыерлары саны кимү күзәтелә. Быел халыктан 176 мең 981 литр сөт җыелды. Былтыр 271 мең литрдан артык сөт җыелган иде. Сөт саткан өчен 2 млн 924 мең сумнан артык акча таратылды. Ноябрь ае өчен 18 сум 50 тиеннән исәп-хисап ясалды.
– Илүсә Илгизәровна, җирлектәге социаль учреждениеләр эшчәнлегенә дә тукталсагыз иде.
– Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә бүгенге көндә 25 бала укый. Балаларга 11 укытучы белем һәм тәрбия бирә, 5 техник хезмәткәр эшли. Мәктәп педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. “Баланкай” балалар бакчасына 7 сабый йөри, биредә 4 кеше эшли. Шуганка башлангыч мәктәбендә 7 укучы белем ала. 5 класстан балалар Мөслим урта мәктәбенә йөреп укыйлар. Мәктәп бинасында почта, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, клуб урнашкан. Авылдагы “Каенкай” балалар бакчасына 7 бала йөри, 4 хезмәткәр эшли.
Җирлектә 4 кибет хезмәт күрсәтә, аларның өчесе – үзебезнең эшмәкәрләрнеке. Көндәлек кирәк-яраклар, ашамлыклар һәрдаим булып тора, сәламәт конкуренциягә урын бар.
– Халыкның рухи тормышын җанландыру юнәлешендә сезнең җирлектә ниләр эшләнә?
– Сер түгел: авыл кешесе соңгы вакытта ничектер үз эченә бикләнде кебек. Кайгыны бергәләп җиңә, авырлыкларны күмәк күтәрә торган авыл халкында битарафлык, үз казанында кайнап яшәү күзәтелә. Аралашу ихтыяҗы юк, хәл белешү өчен күршегә керүчеләр дә сирәк. Күңелләр дә бикле, ишек-капкалар да йозакта. Халыкны уяту, күңелләргә игелек орлыклары салу максатында Шуганка һәм Баланлы авылларында “Йөрәктән – йөрәккә” хәйрия ярминкәләре оештырылды. Анда үзең җитештергән продукцияне сату, башкаларныкын сатып алу, бүләк итешү мөмкинлеге бар иде. Ярдәм тартмасына акча да җыелды. Балалары укырга керүче җиде гаиләгә һәм авыру бала тәрбияләгән бер гаиләгә акчалата ярдәм күрсәтелде. Мондый ярминкәләрне алга таба да үткәрергә ниятләп торабыз.
Баланлы авылында “Корбангали” мәчетенең 20 еллык юбилее уңаеннан Коръән укучылар бәйгесе үткәрдек. Ике авылда да гарәп графикасын һәм ислам дине нигезләрен өйрәнү дәресләре оештырылды. Мәчеткә йөрүчеләр, догалар, аятьләр өйрәнүчеләр арасында яшьләр һәм балаларның да арта баруына сөенәбез.
Җирлектәге дүрт зират та авылдашлар көче белән тәртиптә тотыла. Быел авылдашлар башлангычы белән гошер сәдакасы җыйдык, аны Әлмәтнең ислам гимназиясенә илтеп тапшырдык. Ялгыз яшәүчеләр, язмыш тарафыннан кыерсытылганнар, авырулар янына бару, хәлләрен белү, ярдәм итү гадәткә кереп бара.
Халыкны уртак чараларга тарту, бер-берсе белән аралаштыру, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатында районда һәм зоналарда уздырылган мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашабыз. “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсен төзеп, аның эш юнәлешен билгеләдек. Үткәнебезне, борынгы шөгыльләрне өйрәнеп, халыкка рухи тәрбия бирү юнәлешендәге эшчәнлекне дәвам итәргә уйлыйбыз. Шушы көннәрдә күчмә семинар оештырып, эшебезне райондашларга да күрсәттек.
Минемчә, авылның бүгенге тормышы, нигездә, анда яшәүчеләрнең үзләреннән тора. Читтән килеп беркем дә проблемаларны хәл итмәячәк, рухи тормышыбызны җанландырмаячак. Шуңа күрә үзебезгә активлыкны арттыру кирәк.
Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев