Безгә алмаш булырмы?
Район үзәгендәге мәктәпләрдә укучылар үзидарәсе көче белән газеталар чыгарыла. Газеталар мәктәп тормышын яктырта, каләм тибрәтүчеләрнең язмаларын тәкъдим итә. Бу көннәрдә укучылар журналистлар белән бергә матбугат очрашуларында да катнаша. Шундый очрашу бу атнада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов белән үтте.
Мондый очрашулар узган ел азагында старт алды. Башлангычның уңышлы булуын әйтергә кирәк. Укучылар профессиональ журналистлардан әңгәмә алып барырга, сорау бирергә өйрәнә, язарга материал туплый. Тармак җитәкчеләренә, белгечләргә әлеге очрашулар балаларны нәрсә борчыганын аңларга ярдәм итә, уңай энергия бирә. Ә яшьләрнең төпле фикерле, кыю булулары сөендерә. Алар мәктәп тормышындагы, мәгариф системасындагы һәр яңалыкка үз мөнәсәбәтен, фикерен белдерде.
– Мәктәптә кызларны һәм малайларны аерып укытырга җыеналар икән, дип ишеттек. Сәбәбе нидә?
– Өлкән сыйныф укучыларының күп вакыты дәүләт имтиханнарына әзерләнеп үтә. Ял итәргә вакыт калмый.
– Мәктәпләрдә икенче чит тел кертеләчәк, диләр. Моңа карата сезнең фикерне беләсе килә.
Беренче сорауга Рафаэль Демидов:
– Билгеле бер яшькә җиткәч, кызлар егетләрдән ояла, кыенсына башлый. Бер-берсенә күз атып йөрсәләр, бигрәк тә. Аннан кызлар белән егетләрнең фикерләү формасы үзгә. Шуңа бәйле егет-кызларның дәресләрен аерым алып баруга әти-әниләрнең фикерен генә беләсе килде. Алар ничек әйтә – шулай булачак, – дип җавап бирде.
Ял итәр өчен вакытны укучылар мәгариф идарәсе җитәкчесе белән бергә исәпләп чыгарды. Вакытны дәресләр, консультация-түгәрәкләр, йокы һәм туклану өчен бүлгәннән соң, ял итәргә көн саен 5-6 сәгать вакыт кала булып чыкты!
Икенче чит тел кертү федераль стандартлар нигезендә башкарыла. Дәүләт стандартларын алданрак гамәлгә кертүче Мөслим гимназиясендә 9 нчы класслар бүген үк немец телен үзләштерә икән! Быелгы 8 нче сыйныфларның мәктәпне тәмамлаганда инглиз теленнән БДИ тапшырачагы да билгеле булды. Чит телне яхшырак өйрәнү өчен әлеге тел вәкилен чакырырга, дигән тәкъдим дә керде.
Укучылар уку-укыту системасына яңалыклар кертүгә карата фикерен дә белдерде. “Яңалыклар” дигәндә мәктәп программаларының, дәреслекләрнең әледән-әле үзгәрүе күздә тотыла. “Укыту программасы еш үзгәрү сәбәпле, кайбер фәннәрдән китап җитми, – ди Мәрьям Нассер. – Татар теленнән дәресләр саны кимеде, ә китаплар шул ук калды. Бу – дәрес дәвамында күбрәк тема үтәргә кирәк, дигән сүз.” Яшь журналистлар газета чыгару өчен чыгымнарның зур булуын да билгеләп үтте. Газета нәшер итүгә матди ярдәм кирәклеген дә искәртте.
Рафаэль Тимофеевич үзе дә фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.
– Мөслимнең рухи-әхлакый үсеше программасы кысаларында “Яшь мөслимлеләр” проекты эшлибез. Проект нигезендә 5 нче класстан нинди дә булса һөнәргә өйрәтә башларга телибез. Мәктәпне тәмамлаганда һәркем чәчтараш, тегүче һөнәрен үзләштерүе турында таныклык алып чыгачак. Бу һөнәрне башкарып карарга, аның сиңа туры килүен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
Балалар әлеге идеяне ошатты кебек. Р. Демидов укучыларга сораштыру үткәрү өчен тема да тәкъдим итте. – Кәрәзле телефоннарны дәрес башланганда җыеп алырга, дигән фикер бар. Телефон баланың игътибарын дәрестән, темадан читкә юнәлтә. Аннан, телефоннарның сәламәтлек өчен зыянлы булуын да онытмаска кирәк, – диде ул. – Әти-әниләр ни дияр? Ә сез әлеге темага яшьтәшләрегез арасында сораштыру үткәрә һәм аларның фикерләрен газетага яза аласыз.
Гомумән, очрашу бик җылы һәм җанлы үтте. Укучылар мондый очрашуларның алар өчен файдалы булуын әйтте. Яшь журналистларга җирле матбугат чаралары эшчәнлегендә катнашырга да тәкъдим ителде. Бу каләм тибрәтүчеләргә үзләрен профессиональ дәрәҗәдә сынап карау мөмкинлеген бирәчәк.
Римма Афзалова.
Динар Минһаҗев
фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев