Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар

– Соңгы елларда уңышка ирешүнең җайлы гына ысулларын тәкъдим итүче китапларга сорау зур. Халык хезмәт куймыйча гына баерга, танылырга тели. Робин Шарманың феррариен саткан монах турында китабы бик популяр дип, мин дә укып карарга булдым.

Динара Сәлахова, 
Мөслим:
– Соңгы елларда уңышка ирешүнең җайлы гына ысулларын тәкъдим итүче китапларга сорау зур. Халык хезмәт куймыйча гына баерга, танылырга тели. Робин Шарманың феррариен саткан монах турында китабы бик популяр дип, мин дә укып карарга булдым. Дөресен әйтим, 92 телгә тәрҗемә ителсә дә, китап әллә ни тәэсир калдырмады. Автор әйтергә теләгән фикерне “ворд” форматындагы 4-5 биткә сыйдырырга да булыр иде. Ә фикер, дөресрәге, киңәшләр бик гади. Нәрсәгә дә булса ирешү өчен иң элек максат куярга һәм аны анык итеп күз алдына китерергә кирәк. Алга таба автор хыялны чынбарлык итү өчен башкарыласы ритуаллар турында сөйли. Алары белән дә яңалык ачмый: дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, үзең өстендә эшләргә кирәк. Кыскасы, тырышмыйча, эшләмичә, уңышка ирешеп булмый, җәмәгать! Бушлай сыр тәбедә генә!

 

Рушания Сәхбиева, 
Вәрәшбаш:  
– Җәй матур булды быел! Мондый җәйне күптән күргән юк иде: үзе җылы булды, үзе озакка сузылды. Август димәссең, ничек кыздыра!  Аллага шөкер! Кояшлы матур көннәрен бирсен иде әле Ходай! Урып-җыю бара бит. Уңыш зур булмаса да, булган кадәрен югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Ике улым да икмәк кабул итү һәм эшкәртү предприятиесендә эшли: берсе КамАЗда икмәк ташый, икенчесе “сушилка”да хезмәт куя. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә Алла ярдәм бирсен, ил-көннәрне имин, табыннарны мул итүчеләр бит алар! Бакча уңышы да мулдан быел. Кыяр күп, кишер белән бәрәңге уңышы да әйбәт булырга охшаган безнең. Кишерне быел ике-өч тапкыр чәчүләр дә булды бит. Безнең бер чәчүдән үк яхшы тишелде. Күршеләр дә шаккатты. Су сибеп үстермәдек, җир әйбәт безнең, бакчабыз дымлы һәм бакча эшләрен башкаручы Миләүшә киленемнең кулы җиңел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев