Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар

– 19 май – Пионерия көнен зурлап билгеләп үттек. Баланлы авыл җирлегенең элекке пионерлары белән отряд җыены уздырдык. Кызыл галстуклар таккан өлкән һәм урта яшьтәге авылдашларның быргы кычкыртып, барабаннар кагып стройда йөрүләре күпләрне  үткәннәргә алып кайткандыр. Жыенда “Шуганка сандугачлары” һәм “Баланлы баланнары” отрядлары катнашты.

Фәния Хафизова,
Баланлы мәдәният йорты директоры:

– 19 май – Пионерия көнен зурлап билгеләп үттек. Баланлы авыл җирлегенең элекке пионерлары белән отряд җыены уздырдык. Кызыл галстуклар таккан өлкән һәм урта яшьтәге авылдашларның быргы кычкыртып, барабаннар кагып стройда йөрүләре күпләрне  үткәннәргә алып кайткандыр. Жыенда “Шуганка сандугачлары” һәм “Баланлы баланнары” отрядлары катнашты. Пионерлар ул көнне Тәзкирә апа Авзаловага тимурчылык ярдәме күрсәттеләр. Бу язда утыртылган агачларга су сиптеләр, “Әдәл” чишмәсе тирәсен чистарттылар. Отряд командирлары өлкән пионервожатый Миргаяз абый Гыйниятуллинга ра-
порт тапшырганнан соң, табигать кочагында төрле уеннар һәм викторина оештырдык. Без шаулап-гөрләп яшәгән пионерия сафларында тәрбияләнүебез белән бик тә бәхетле булуыбызны аңладык.

 

Гөлназ Әхмәтова,

Түбән Табын интернат-мәктәбенең өлкән тәрбиячесе:

– Түбән Табын интернат-мәктәбенең 9 клас­сын тәмамлаучы ике кыз һәм унбер егет өчен 21 майда соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге ва­кыйгага багышланган тантаналы линейка күтәренке рухта үтте. Бәйрәмдә укучылар һәм аларның әти-әниләре, укытучылар, 1 класс укучылары һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Аяз Бәдретдинов, Мөслим һәм Сар­ман районнарының Росреестр бүлеге җитәкчесе Марс Баһауов та катнашты. Аяз Бәдретдинов уку елы дәвамында төрле конкурс-бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашып уңышка ирешкән укучыларны тәбрикләде, аларга Мактау грамо­талары тапшырды.

Мөслим политехника техникумында быел­дан безнең укучылар өчен төркем җыя башлый­лар. Мәктәпне тәмамлаучы укучыларыбыз әлеге уку йортына керергә теләкләрен белдерделәр.

 

Фәйхүнә Шәйгәрданова,

Тугаш:

– Тугаш авылында мәчет ачылуга 7 май­да унбиш ел булды. Аллаһ йорты төзелешенә зур өлеш керткән Рөстәм Салихов хөрмәтенә “Рөстәм” мәчете дип атала ул.

Соңгы елларда Рамазан аенда мәчеттә иф­тар мәҗлесләре уздыру гадәткә керде. Быел да ураза ае башында, дүрт гаилә берләшеп, авыз ачтырды. Гөлүсә Мөхәммәдишина һәм кызы Ләйсән, Фәүзәрия Бәдретдинова, Рәмилә Ва­дигуллина, Рәзимә Фәссахова, аш, бәлешләр пешереп, чәй тәмнәре әзерләп, ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Соңрак тагын дүрт гаилә – Гөлнара һәм Рөстәм Кыяметдиновлар, Флера һәм Радик Мәхүбрахмановлар, Таһир хәзрәт Шакиров, Илсөя, аның Түбән Табындагы сеңлесе Гөлсөя, мәчеттә мул табын әзерләп, ифтар ашы уздыр­дылар. Кылган изгелекләре үзләренә савап булсын, ахирәттә барысына да Ходай Тәгалә оҗмахларын насыйп итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев