Без – кечкенәдән чыныгып үскән буын
“Кечкенәдән эшләп үскәнгә нык без”, – ди сугыш ветераны Кыям Низамов.
Кыям абыйга – 95 яшь. Егетләрчә төз гәүдәсе, командирларча әмер биреп сөйләшүе сокландыра да, гаҗәпләндерә дә. Хәрби кешенең үз-үзен тотышы үзгәрми икән!
– Әнкәй мине кыш малае дип йөри иде. 1925нче елның 10 ноябрендә туганмын. Күбәктә бишенче сыйныфны тәмамлагач, колхозда төрле эшләрдә эшләгәнем бүгенгедәй күз алдында: тырмаладык та, сөрдек тә. Хәзерге балалар белән чагыштырсаң, исең-акылың китмәле! Бүген балаларның кайберләре көрәк тә, тырма да тота белми. Ә безнең шаярырга, әти-әни кочагында иркәләнеп ятарга вакыт юк иде. Кечкенәдән эшләп, чыныгып үскән буын без, – ди Кыям абый.
1943 елның ноябрь аенда, 17 яшендә армиягә алына ул. Армия сафларында механик һөнәрен үзләштерә. Сугыш чорында авиация механигы булып хезмәт итә, очучыларны, очкычларны фронтка әзерли.
– Истребительләргә, хәрби самолетларга хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт булды минем эш. Сугышның үзәгендә кайнадым, дип алдаша алмыйм. Ләкин илдә канкойгыч сугыш барганда яңа көнне исән каршы алу үзе бер шатлык иде, – ди ветеран.
Егет сугыш чорында очкычларның төзеклеген тикшереп, фронтка озаткан. 1948 елга кадәр Люберцы шәһәрендә хезмәт итә. Шул елны аларның частен көньякка – Таганрогка озаталар. Ул Ватан алдындагы хезмәтен дәвам итә. 1961 елга кадәр Таганрогның 23нче санлы хәрби заводында төзелеш цехы мастеры булып эшли.
– Сугыш беткәч тә туган илгә кайту теләге булмады. “Сверхсрочный” хезмәткә шулкадәр ияләшелде ки, 1948 елда шушында гаилә кордым. Тормыш иптәшем Антонина белән Азов диңгезе буенда – Ростов өлкәсе Таганрог шәһәрендә яшәдек. Тигез картлык кына насыйп булмады. Хәләлем белән бер улыбыз – җир куенында. Мин һаман исән әле. Ике улым, ике оныгым бар. Бөтен куанычым – алар, – ди Кыям Низамов.
Бүгенге көндә Кыям абый Яңа Карамалы авылында бертуганы Хисаметдин абый Габдрахманов гаиләсендә яши. Туган җиренә ул узган елның язында кайта.
– Хәрби хезмәткә алынгач, алты ай курсларда укып, авиамеханиклар мәктәбендә белем алуын сөйләргә ярата безнең абзыкай. Туган нигездән 1943 елда чыгып киткән иде. Сугыштан соңгы хезмәтен дә кушсаң, 25 ел хезмәт итте. Картайгач, “туган илгә, туган авылга кайтам”, диде. Сагыну, туган туфрак үзенекен итәдер инде. Җирсү, сагынуны басып булмый шул, – ди Хисаметдин абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев