Реклама
Яңалыклар
Без дә Мөслим бабай варислары
Шәмсебану әбекәемә мең рәхмәт: алты яшемнән аның белән бергә намаз укыдым. Әнкәй белән бергә ураза тоттым.
Ахыры. Башы – 26 май санында).
Шуның беренче баласы, – мин 1939нчы елның 15 апрелендә, Мөслим бабайның сигезенче буыны булып, Метрәй авылында дөньяга килгәнмен. Шәмсебану әбекәемә мең рәхмәт: алты яшемнән аның белән бергә намаз укыдым. Әнкәй белән бергә ураза тоттым. Кызым Луиза да 7 класста укыганда әнкәй белән бергә ураза тотты. Аның кызы Инзилә дә, әнисе кебек, 7 класста укыганда ураза тота баш-лады. Коръән китабын гарәпчә укыйсым килә иде. Аллаһыга шөкер, 81 яшемдә бу теләгемә дә ирештем.
Сабый чакларда Атауда кукы, юа, ат кузгалагы, балтырган кебек үләннәр ашадык. Ольгино белән Метрәй арасындагы Тирән чокыр, Бояр, Суерташ чокырларында җиләкләрне дә калдырмый идек. Җиләкне кайнатып, ка-тыкка салып ашый идек. Аның тәмлелекләре! Ык суы саеккач, андагы утрауларда су белән әллә кайлардан агып килгән баллы камышның тамырын да рәхәтләнеп ашадык.
Минем балаларым – Мөслим бабайның тугызынчы буыны. Бер кыз, ике ул үстердек. Барысы да эш сөючән. Луизабыз хезмәт юлын халык сәламәтлеген саклауга багышлады: озак еллар район үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортында акушерка булып эшләде. Роддом ябылганнан соң, ЭКГ кабинетында йөрәк яздыра. Киявебез белән Олы Чакмак авылында яшиләр, бер кыз, бер ул үстерделәр. Уллары Ранис М. Җәлил поселогында “Витязь” җәмгыятендә эшли, кызлары Инзилә үзе белем алган мәктәптә укыта.
Олы улыбыз Фагыйл 1964нче елның 25 мартында туды. Җәйге каникуллар вакы-тында комбайнчы ярдәмчесе булды. Армиядән кайткач, “Шуганка” совхозында эшләде. Ул вакытта совхоз гөрләп тора иде: Фагыйл трактор да иярләде, автобуска да утырды, хуҗалык җитәкчесен дә йөртте. Совхоз таралгач, төрле җирләргә китеп эшләргә туры килде. Алар киленебез Гөлия белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Ике оныгыбыз да өйләнеп, безгә оныкчыклар бүләк иттеләр. Алар Мөслим бабай нәселенең унберенче буынын хасил итә.
1966 елгы улыбыз Факил, мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, армия хезмәтен үтәп кайтты, төрле оешмаларда хезмәт куйды. Кайда гына эшләсә дә, хезмәтен җиренә җиткереп, намус белән башкарды. Соңгы елын Мөслим янгын сүндерү частендә караул җитәкчесе булып эшләде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Участник ликвидации пожа-ров” медале һәм бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Ни кызганыч, 1911нче елның 12 апрелендә фаҗигале төстә вафат булды.
Бүгенге көндә тормыш иптәшем – Симәк егете Сабирҗан белән Шуганка авы-лында яшибез. Улыбыз Фагыйл дә гаиләсе белән монда төпләнде. Аллаһының рәхмәте белән уразаны, биш вакыт на-мазны, нәфел намазларын да укыйм.
Мөслим бабай нәселенең дәвамчылары бүген Мәскәү, Оренбург, Октябрьский, Туймазы, Ижау, Воткинский, Кук-мара, Казан, Яр Чаллы, Сарман, Түбән Кама, Ростов-на Дону шәһәрләрендә, Мөслим, Симәк, Олы Чакмак, Шуганка һәм Метрәй авылларында гомер кичерә. Араларында нинди генә һөнәр ияләре юк: сату-чылар, агрономнар, механиза-торлар, укытучылар, табиблар, хәрбиләр... Алар барысы да, ил-көнебезгә кирәк булып, Мөслим авылына нигез салучы Мөслим бабай исеменә тап төшермичә, яшиләр, хезмәт куялар.
Рәзинә Хафизова.Шуганка
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев