Без дә Мөслим бабай варислары
Соңгы елларда нәсел-нәсәбен өйрәнүчеләр арта.
“Авыл утлары” газетасында Роза апа Хәбибуллинаның “Мөслим бабай варислары” дигән күләмле язмасын кызыксынып укыдык. Чөнки без дә – Мөслим бабай нәселеннән. Әнкәемнең әнисе Шәмсебану әбекәй Мөслимдә туган. Ул Мөслимне Вәрәш дип тә йөртә иде. Әбекәйнең һәм әнкәем Мөсәббиханың сөйләгәннәренең дөреслеген Әхмадулла Әхмәтгалиевның “Мөслим төбәге” дигән китабындагы материаллар да раслады.
Нәселебез тармагы түбәндәгечә: Муса, аның улы Мөслим (1669 елгы), аның улы Мөэмин (1699 елгы, старшина булган). Без – Мөэмин бабай канаты тармагыннан. Аның Габдерәшит, Габделкәрим, Габделмәҗит, Габделхәмит, Габдрахман, Җалуш (Ялуш) исемле алты улы булган. Габдерәшитнең (1729 елгы) улы Габделҗәлил – әбекәйнең әтисе. Габделҗәлилнең балалары: Миргалим, Миргасыйм (1873-1967), Шәмсебану (1879- 1962), Камил (1882).
Миргалим бабай гаиләсендә бер малай, бер кыз туган. Алар пекарня тотканнар, ак күмәч пешергәннәр, мал асрап, иген игеп яшәгәннәр. Ипекәй белән сату иткәннәр. Пекарня бинасы без үскәндә дә таралып бетмәгән иде әле. Мөслимгә баргач, әнкәем: “Менә бу – дурабыйларның ипи пешерә торган бинасы”, – дип күрсәтә иде. Өйләре дә пекарняга якын гына урында – Кооператив урамындагы хәзерге “Арыш мае” кибете артында иде. Миргалим бабай үлгәч тә анда ипи пешергәннәр.
Габделҗәлилнең икенче улы Миргасыйм 1873- 1967 елларда яшәгән. Хатыны Мөнәвәрә исемле булган. Мөгътәсим (1912) исемле ир балага, Мөсәвәрә, Мәгъфүрә (1926) исемле кызларына гомер биргәннәр. Миргасыйм абыйлар Бакча урамындагы 12нче йортта яшәде. Мәгъфүрә апа сөйләвенә караганда, (колхозлашу еллары булса кирәк) кемнең өен яки мунчасын сүтеп алганнар, кемнең абзардагы сыерын, хәтта аш пешерә торган казанына кадәр алып чыгып киткәннәр. Боларның өй алдын сүтеп алганнар. Инде казанны да тартып алырга уйлаганда бер миһербанлысы: “Анысы калсын, нәрсәдә аш пешерерләр”, – дигән. Казанга тимәсәләр дә, Мәгъфүрә апаның башындагы мамык шәлен салдырып алганнар.
Мөгътәсим хәрби кеше була. Хатыны Зәкия белән Мәскәүдә яшәгәннәр. Уллары Мирзанур (1937-2003) һәм Марат (1939). Мөгътәсим абый 1939нчы елның 20 февралендә фин сугышына китә. Шул китүдән 1944 елның октябрь аенда хәбәрсез югала. Зәкия җиңгәчәй, ике малаен алып, Мөслимгә күченеп кайта, больницага эшкә урнаша. Ни кызганыч, 1954 елның июлендә ул Ык елгасында батып үлә. Тома ятим калган ике малай бабалары Миргасыйм, әбиләре Мөнәвәрә абыстай һәм Мәгъфүрә апа карамагында калалар. Миргасыйм дүрабый нык бәдәнле, көчле кеше була. Сиксән яшендә дә таш келәт сала. Ә оныклары Мирзанур белән Марат, үсеп җиткәч Усть-Катав шәһәренә китеп, һөнәр мәктәбендә укыйлар. Армиядә хезмәт иткәннән соң, Мөслимгә кайтып төпләнәләр.
Мирзанур эретеп ябыштыручы һәм шофер булып эшли. Хатыны Сабира белән бер ул, бер кыз үстерделәр. Улы Газинур, тугызынчы буын булып, Мөслимдә яшәвен дәвам итә. Бик күп Мактау кәгазьләре, бүләкләре бар. Газинур гаиләсендә дә бер ул, бер кыз үсте. Марат киң кырлы һөнәр иясе булды. Гөлмәрьям белән тормыш корып, ике ул үстерделәр. Марат бик күп мактау кәгазьләре, бүләкләр алып эшләде.
Маратның улы Айрат Җәлилов (1966) Мөслимдә яши, Мөслим бабайның тугызынчы буыны. Армия хезмәтен Чехословакиядә үтеп кайтты. Алар тормыш иптәше Альфира белән тәрбиягә ике кыз, бер малай алып үстерделәр. Ни кызганыч, Руслан 9 класста укыганда вафат булды. Айрат, чәкчәк пешерү остасы Илгизә белән гаилә корып, Сания исемле уртак кызларын үстерәләр. Маратның икенче улы Ринат (1969) Әфганстанда хезмәт итә. Миләүшә белән Радий (1996) һәм Ришат (1992) исемле уллар үстерделәр. Уллары икесе дә каратэ буенча чемпион исемен алдылар.
Габделҗәлил бабайның кызы Шәмсебану әбекәй 1879 елда дөньяга килә. Үсеп буй җиткәч, кияүгә бара. Һәм аның ике кызы, ике улы туа. Бер кызы минем әнкәй Мөсәббиха (1906- 1996) була. Әнкәебез Мөсәббиха алты балага гомер бирә.
Рәзинә Хафизова.
Шуганка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев