Реклама
Яңалыклар
Бет кенә булса да...
Бу чорда урман-кырларда талпан аеруча күп була.
– Табигать яшәрә. Аның белән бергә паразитлар да активлаша. Шундый куркыныч бөҗәкләрнең берсе – урман бете. Үзәк нерв системасын зарарлаучы талпан энцефалиты авыруын нәкъ менә талпаннар китереп чыгара. Алар апрель ахырында, май, июнь айларында аеруча агрессив була. Тереклек итү өчен талпанга 1-3 градус тирәсе җылылык җитә. Алар май уртасыннан үрчи башлый, бу чор июнь ахырына кадәр дәвам итә. Талпан тешләү очракларының “пик” ноктасы да, гадәттә, шушы вакытка туры килә.
Энцефалит вирусын йөртүче талпан җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Шуңа күрә ачык болыннар урманнарга караганда да куркынычрак. Кояш нурлары туры төшә торган каен урманында талпаннар аз очрый. Нарат урманында бөтенләй юк диярлек. Талпаннарның туплану урыны – катнаш урманнар, – ди район поликлиникасының табиб-инфекционисты Рәшит Вагыйзов.
Талпан энцефалитына каршы торучанлыкны булдырмау өчен вакцинация кулланыла. Вакцинация талпан сезоны башланганчы 1,5-2 ай алдан үткәрелә. Быел 63 кешегә прививка ясалган, шуның 56сы – ревакцинация, ягъни кабаттан ясалган. Талпан энцефалитына каршы торучанлыкны булдыру өчен ясалучы бу төр чараны күбрәк урманчылар, умартачылар, аучылар ясата. Прививка өч елга бер мәртәбә кадала.
– Талпан кадалган очракта медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдегең белән талпаннан котылырга тырышу хәвефле тәмамланырга мөмкин. Талпан энцефалиты – куркыныч авыру, ул баш миенең ялкынсынуына китерә. Шөкер, безнең җирлектә талпаннан үлү очраклары теркәлмәгән. Бары 2012 елда бер кешедә талпан энцефалиты расланган иде. Язга аяк баскач, дүрт кеше талпан кадалып килде инде. Өчесенең кан анализы тикшерү өчен Яр Чаллы хастаханәсенә җибәрелде. Тәнгә талпан кадалса, ул урын түгәрәкләнеп, кабарып тора. Бөҗәкнең башы күренми, ул тән астына кереп киткән була. Тешләгән урын кызара, аның тирәли ак түгәрәк хасил була. Бу кан тамырлары кысылу белән аңлатыла, – ди район үзәк хастаханәсенең инфекция кабинеты шәфкать туташы Гөлнар Кәримова.
Авыруның беренче билгеләре – хәлсезлек, температура күтәрелү, укшыту, баш авырту, күз hәм маңгай тирәсендә авырту тою. Иң авыр очракта кеше комага да китәргә мөмкин. Бөҗәкләр һава торышы үзгәрешенә карап активлаша. Һава температурасы 7-22 градус җылы булганда бөҗәкләр “һөҗүме” көчлерәк булуын да искәртә белгечләр. Шунысын да белеп торыгыз: эссе көннәрдә талпаннар ял итә. Талпаннарның яңгыр алдыннан, болытлы көндә, һава дымланган вакытта актив булуын да исегездән чыгармагыз. Урман-кырларга чыкканда киемнең якасы һәм җиңе төймәләнгән, күлмәк – чалбарга, чалбар резин итеккә кыстырылган булырга тиеш. Аксыл кием кияргә тырышыгыз: аннан бөҗәкләр яхшырак күренә.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев