Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беслан фаҗигасе

Беренче сентябрь Беслан шәһәренең 1нче мәктәбендә кара көнгә әйләнде

 Бер мизгелдә бәйрәм фаҗигагә әверелде. Ел саен 3 сентябрьдә билгеләп үтелә торган террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне уңаеннан Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат -йортының социаль эш буенча белгече Г.Р. Янгирова «Беслан фаҗигасе»дигән әңгәмә үткәрде. Ул өлкәннәргә террорчылыкның барлыкка килү тарихы һәм Беслан турында сөйләде. Бу мәктәптә хәзер балалар тавышы юк һәм аның коридорлары тып-тын. Элек линейкада матур балалар торган урыннарда хәзер салкынча җил генә исә, ул күпсанлы шәмнәр ялкынын сүндерә. Чара азагында катнашучылар террорчылык корбаннарын шәмнәр кабызып һәм бер минут тынлык белән искә алдылар.

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев