Бөерләрне чистарту
Бөер — кеше организмының көчле био¬логик фильтры. Әмма вакыт-вакыт аның үзен дә чистартып тору зарур. Мәсәлән, та-бигый ысуллар белән.
КАРЛЫГАН
Әгәр бөердә вак ташлар яисә ком җыелган булса, карлыган белән чистарту яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен 3 аш кашыгы вакланган карлыган яфрагына ярты литр кайнар су салып, 15-20 минут тотыгыз. Аннары карлыган яфракларын сыгып алып ташлагыз. Шул төнәтмәне кайный башлаганчы утта тотыгыз да, 2 аш кашыгы карлыган (киптерелгән дә ярый) салып, яңадан төнәтегез. Һәм төнәтмәне, карлыганнарын ашый-ашый, яртышар стаканлап, көн дәвамында эчегез. Бу ысул белән бөерне дәвамлы рәвештә чистартырга мөмкин. Файдадан тыш, бернинди зыяны булмаячак.
АК ЧЫРШЫ МАЕ
Бөерне дару үләннәре һәм ак чыршы мае белән түбәндәгечә чистарталар. 50 г мәтрүшкә (душица) үләненә, шул ук күләмдә арыш анасы (спорыш), шалфей һәм сары мәтрүшкә (зверобой), салып болгатыгыз. Барлыкка килгән шул үләннәр катнашмасын җиде көнгә тигезләп бүлегез. Аннары һәр көн ике аш кашыгы катнашмага бер стакан кайнар су салып төнәтегез һәм төнәтмәне яртышар стаканлап көнгә берничә тапкыр эчегез.
Шул процедураны яңадан биш көн дәвамында, көндезге һәм кичке аш алдыннан бишәр тамчы чыршы мае кушылган төнәтмә эчеп дәвам итегез. Бөердәге таш һәм ком чыршы мае белән катнашып кызгылтлана һәм бәвелгә кушыла Шунлыктан, чистарту чорында ул нык болганчыклана.
ЫЛЫС
Бөердәге ташларны һәм комны чыгарту өчен ылыслы төнәтмә дә ясыйлар.
Моның өчен 15 г нарат, чыршы яисә кедр (эрбет агачы) бөресенә 0,5 л сөт салыгыз. Шуны кайный башлаганчы утта тотып, сөзегез. Төнәтмәне көнгә 2-3 тапкыр яртышар стаканлап эчегез. Моннан тыш, бөерне һәм сидек куыгын ак чыршы мае ярдәмендә дә чистартырга мөмкин. Даруханәдән нинди дә булса сидек кудырткыч үләннәр җыелмасы сатып алыгыз да белешмәсендә күрсәтелгәнчә төнәтмә ясагыз. Шул төнәтмәгә бер аш кашыгы бал салыгыз һәм һәр ашау алдыннан көнгә дүрт тапкыр эчегез. Бер атнадан соң шундый ук бәвел кудырткыч төнәтмәгә 5 тамчы ак чыршы мае салып болгатыгыз. Шуны ашау алдыннан яртышар стакан эчегез. Дәвалау курсы — 5 көн. Нәтиҗәсе 3-4 көндә күренәчәк. Ике атнадан чистартуны кабатларга ярый.
шларны һәм комны чыгарту өчен ылыслы төнәтмә дә ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев