Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Бердәмлектә – көч

Ноябрьнең дүртенче көне ел да Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. 

Без кечкенә чакта бу бәйрәм юк иде әле. 7 ноябрь көнне мәктәпкә бармыйча, ял итүебез истә калган. Тик кемнәргәдер 7 ноябрь коммунистлар бәйрәме кебек кабул ителгәнме, әллә башка сәбәпме, барча халыкларны берләштерүче бәйрәм уйлап таптылар. СССРда бу көнне 1917 елгы Бөек Октябрь социалистик революциясенең чираттагы еллыгы билгеләп үтелә иде, ә 1996 елда бу бәйрәм Татулык һәм бердәмлек көне дип үзгәртелде, ә аннары бөтенләй бетерелде. 2005 елдан 7 ноябрь ял көне булудан туктаса да, истәлекле даталар исемлегендә калды. 
4 ноябрьгә кайтсак, Халыклар бердәмлеге көне – Россиянең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Бәйрәм 2005 елда гамәлгә куелды һәм шул вакыттан ял көне булып тора. 
Мәктәпләрдә көзге каникулга кадәр Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар бу көннең тарихы белән таныштылар. 
– Әлеге бәйрәмнең авазы ерак гасырларга барып тоташуын без тарих китапларыннан укып беләбез. 1612 елда сәүдәгәр Минин белән хәрби җитәкче Пожарский ополчениесенең Мәскәүдән Польша интервентларын куып чыгарып, болгавыр чорга нокта куйган көн булуыннан һәркем хәбәрдардыр. Барлык милләтләрнең, авыл һәм шәһәр халкының берләшеп, дәүләт хәл итәсе мәсьәләне үз кулуына алуы да бу вакыйганы истәлекле итә. Бәйрәм тынычлык һәм бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Бу көн барча халыкларны берләштерсен! Илебездә кан коюлар булмасын иде! – ди Мөслим гимназиясенең 9а сыйныфы укучысы Әдилә Бәдретдинова.
Узган атанада мәктәпләрдә “Без – көчле, бердәм халык” исеме астында китап күргәзмәләре дә эшләде. 
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Атна башында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының рәсми сайты яңартылды. Сайтка 100tatarstan.ru сылтамасы белән керергә була.
Бу көннең әһәмиятен балаларга кечкенә сыйныфларда ук аңлаталар. Лицейның 2б сыйныфы укучылары Иван Крыловның “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәле белән таныштылар.
– Җитез, үзсүзле Аккош арбаны һавага тарткан. Тик кире, үзсүзле Чуртан арбаның кырыннан сөйрәп суга төшермәкче булган. Ә акрын кыймылдаучы, мыштым Кысла артка таба сөйрәгән. Ләкин арба урыннан да кузгалмаган. Укучылар, алар нигә арбаны урыныннан кузгата алмаганнар? – дип сорау бирә сыйныф җитәкчесе Резеда Моратова. 
Укучылар бертавыштан мәсьәләне хәл итү өчен бердәм булырга кирәклеген әйттеләр. Чыннан да, туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, көчле халык булачакбыз.
 – Иң мөһиме – кыйблабыз ачык, туры булсын иде. Аңлашып, үзара дус-тату яшәгәндә генә тормышыбыз бар яклап та алга китәр. Бу көн илебез тарихына хөрмәт, аның данлы традицияләрен дәвам итү көне дә! Бу көн безне бердәм булырга, ата-бабаларның батырлыкларын онытмаска өнди, – ди балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама