Бердәмлек нәтиҗәсе – җиңү!
Вәрәшбаш авылында элек-электән мәчет-мәдрәсәләр эшләгән һәм авыл укымышлы кешеләре белән дан тоткан.
Авыл уртасында балкып торган мәчет манарасы халык күңелендә якты өметле уйлар уятадыр. Үзен мөселман дип атаган һәр кеше бу күренешкә шатланырга тиештер. Чөнки мәчетле авыл – иманлы авыл. Ә иманлы авылда әдәпле халык яши.
“Әдәпле” төшенчәсенә бик күп мәгънә салынган. Кечкенә балалардан да: “Син нинди?” – дип сорасаң, алар, тартынмыйча: “Әйбәт,” – дип җавап кайтарачак. Димәк, әдәпле ул – әйбәт. “Әйбәтлек” – яхшы сыйфат, ягъни ярдәмчел, мәрхәмәтле, кайгыртучан, игътибарлы, итагатьле булу. Бу сыйфатларга ия булу өчен дөрес тәрбия алырга кирәк. Ә дөрес тәрбияне ислам дине бирә. Вакытында ашарга, эшләргә, пакьләнергә, вакыты җиткәч, намазга басарга, вакытында йокларга һәм уянырга, тиешлене сөйләргә, тиешсездән тыелырга – барысына да ислам дине өйрәтә.
Вәрәшбаш авылында элек-электән мәчет-мәдрәсәләр эшләгән һәм авыл укымышлы кешеләре белән дан тоткан. Авылыбыз абыстае Тәзкирә апа Низамиеваның Вәрәшбаш муллалары һәм абыстайлары турында язылган китапчыгына 15 мулла һәм 8 абыстай турында мәгълүмат тупланган. Бу да – авылыбыз халкының иманлы булуын раслаучы дәлил. Чыннан да, авылыбызда яше-карты, олысы-кечесе бик бердәм яши. Башкарган эшләребез дә бердәмлек нәтиҗәсе булып тора. Һәркем җиң сызганып өмәдә катнаша, булдыра алган кадәр мәчеткә матди һәм финанс ярдәме күрсәтә. Һәр бәйрәм зурлап уздырыла. Авылда оештырылган эшләрдән беркем дә читтә калмаска тырыша, хәтта авылыбыздан читтә яшәүче кардәшләребезнең дә ярдәмнәрен тоеп яшибез.
Эшебезнең нәтиҗәсен быел без, чыннан да, тойдык. Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән республикакүләм “Изге әманәт” бәйгесендә, “Өлкәннәр өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет” номинациясендә җиңү яулап, акчалата грант белән бүләкләндек.
Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте сайтыннан алынган мәгълүмат нигезендә конкурска ачыклык кертеп китәсем килә. “Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, республикабыз казыйлары, имам-мөхтәсибләр, дин әһелләре катнашты. Бәйге берничә этапта үткәрелде һәм Татарстанның һәр почмагын колачлады: әүвәл Татарстанның барлык районнарында сайлап алу конкурслары узды, аннан төбәк дәрәҗәсендәге турда җиңүчеләрнең портфолиолары Татарстанның төбәк казыятләренә тапшырылды. Төбәк дәрәҗәсендәге турда 236 портфолио катнашты. Шуларның 54е финалга чыгып, иң яхшы 15 мәчет һәм 3 имам-хатыйп ачыкланды. Нәтиҗәдә финалда катнашу өчен 9 казыят һәр алты номинациядә берәр катнашучының портфолиосын сайлап алды. Казыйлар шурасы утырышының берсендә бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары ачыкланды. Бәйге номинацияләрендә җиңүче һәм призерлар булып танылган иң яхшы мәчетләр диплом һәм акчалата призлар белән бүләкләнде”, – диелгән Татарстан диния нәзарәте сайтында.
Бүләкләнүчеләр арасында “Электрон ММЧда һәм социаль челтәрләрдә иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет” номинациясендә Мөслимнең Җәмигъ мәчетенең дә булуы шатландыра. Республикабызда зур шәһәр районнары арасында Мөслим районыннан ике мәчетнең призлы урынга чыгуы – зур дәрәҗә! Шуңа күрә алга таба да динебезне алга сөреп, халкыбызга аңлату эшләре алып барырга һәм итагатьле, иманлы, динле буын тәрбияләргә Аллаһ насыйп итсен иде.
Миләүшә Хәсәнова.
Вәрәшбаш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев