Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Бердәм Россия» Татарстан идеяләрен илебез буенча тарата

5 июльдә Мәскәүдә «Бердәм Россия» сәяси партиясе конференциясе узды. Анда бөтен илдән 450 делегат катнашты. Татарстанны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, партиянең төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Дискуссиянең төп темасы төбәкләрдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру булды.

Галс сменасы
"Бердәмроссиялеләр"нең бөтен ил буенча  зур очрашуга җыелуларына  формаль процедуралар түгел, ә чираттагы сайлауларга әзерлеге дә  сәбәп булды. Партия вәкилләре агымдагы мәсьәләләрне хәл итү буенча фикер алыштылар: илкүләм проектлардан  алып,  партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәләре эше форматын үзгәртүгә кадәр мәгълүмат бирделәр.
Ике көн дәвамында партия конференциясе алдында «Партия вәкилләренең эш сыйфатын күтәрү» һәм «Кеше өчен партия» дигән  дискуссияләр узды. "Бердәмроссиялеләр"нең тагын өч креатив сессиясендә социаль проектлар, яшьләр белән эшләү алымнары, лидерлык потенциалы һәм гражданлык активистлары белән партнерлык турында фикер алыштылар. Татарстан бердәмроссиялеләре лидеры Фәрит Мөхәммәтшин конференция кысаларында: “Ике көн проектларны гамәлгә ашыру буенча төрле мәйданчыкларда бик зур һәм файдалы эш алып барылды. Президент Владимир Путин инициативасы белән чыккан илкүләм проектларның җитди контроль эшеннән башлап, зур ил территорияләрендә тормышка ашырыла торган партия проектларын карап, фикер алыштык”,- дип билгеләп үтте.
Илкүләм проектлар  «кайдадыр анда» түгел
Конференциянең төп темасы илкүләм проектлар турында җитәрлек мәгълүмат бирү проблемасы булды. Чыннан да, Россиянең яңа тарихында социаль инициативаларны гамәлгә ашыруга моңарчы күрелмәгән борылыш әлегә тиешле яктыртылмаган: яңа балалар бакчалары, мәктәпләр, юллар, медицина учреждениеләре төзелеше бара инде, ләкин кешеләр моны белми.
Татарстанда да әлеге тенденцияне билгеләп үтәләр, анда илкүләм проектлар кысаларында 190 объект төзү һәм ремонтлау планлаштырылган. Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту төркеме җитәкчесе, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова болай дип шәрехли: «Күп кенә кешеләр өчен илкүләм проектлар – «кайдадыр анда». Шул ук вакытта күрше урамда бөтен район әниләре көтеп алган яңа балалар бакчасы төзелә ала. Кешеләрнең теләсә нинди ысуллар белән – массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет аша хәбәрдарлыгын арттырырга кирәк. Тик бездә хәтта төзелеш баннерында  “илкүләм проект” сүзен онытып калдыралар. Бу оялырлык нәрсә түгел: төзелешләр яхшы темплар белән, вакытында бара. Монда оялырга түгел, горурланырга кирәк».
Дискуссия нәтиҗәләре буенча» Бердәм Россия РФ хөкүмәте белән берлектә «Илкүләм проектлар кешеләр күзлегеннән" сервисын оештырырга ниятли. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан бердәмроссиялеләре июнь аенда ук VMESTE TATAR. сайтын башлап җибәргән эшләнмәләре әлеге инициативаның үрнәге булды. Бу - илкүләм проектларның һәр объекты (шул исәптән республика районнары киселешендә) турында тулырак мәгълүмат урнаштырылган сервис, шулай ук «Фотоконтроль» проекты кысаларында фотографияләр кабул итү җайга салынган: республикада яшәүче һәр кеше, эш темпларын ачык бәяләү өчен, атна саен бер ноктадан торган илкүләм проектлар төзелешен фотога төшерә ала.
Журналист, эзлән
Мондый конкурсларда, мөгаен, көчле журналист тикшерүләре, чынлыкта булган проблемага багышланган нинди дә булса кискен чыгышлар җиңәргә тиеш, дип белдерде «Бердәм Россия» лидеры, РФ Хөкүмәте премьер-министры Дмитрий Медведев. Праймеризны яңадан программалаштыру барышында бердәмроссиялеләр тагын бер инициативаны – сайлауларга кандидатларны сайлап алу буенча алдан тавыш бирү вакытында кандидатларга карата яңа таләпләрен  килештерделәр. Әгәр элек "кандидатлыкка" кандидатлардан мәҗбүри таләп итсәләр,  конференциянең тагын бер яңалыгы – беренче чиратта,  социаль тематикага, шулай ук милли проектларны тормышка ашыруга ярдәм итү идеясе булды. Партия вәкилләре хәзер мондый активлыкның сыйфаты белән аерылып тормавына борчыла, белә торып ялган юл белән озатыла (фейклар) – шуңа күрә бу юнәлештә сыйфатлы эш алып барган граждан активистларын һәм массакүләм мәгълүмат чараларын бүләкләргә әзерләү турынлда да сүз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев