Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте
Эш урыннары персональ компьютерлар, телефон элемтәсе, радиостанцияләр, сирена кабызу җайланмасы белән җиһазландырылган.
Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте Мөслимдә 2012 елдан эшли башлады. Ул районның янгын сүндерү сагында урнашкан. Оешмада Миләүшә Вәҗетдинова кул астында дүрт диспетчер хезмәт куя. Эш урыннары персональ компьютерлар, телефон элемтәсе, радиостанцияләр, сирена кабызу җайланмасы белән җиһазландырылган. 112 хезмәтенә төрле күңелсезлекләр һәм фаҗигаләр килеп чыкканда шалтыратырга мөмкин. Әлеге хезмәт янгын сүндерүчеләр, полиция, ашыгыч медицина ярдәме һәм газ хезмәте белән генә түгел, электрчылар, коммуналь хезмәтләр һәм юлчылар белән дә тыгыз элемтәдә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев