Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер хата – икенчесенә сәбәп

Гөлшат белән Фәниснең тормышка карашлары да, алдагы көнгә булган хыял-максатлары да төрле. Бу парны гөнаһ җимеше генә бәйләп тота кебек...

Фәниснең мәктәп елларыннан ук яратып йөргән кызы – Фирүзәсе бар иде. “Фәнис+Фирүзә” дип сыйныф тактасына бер генә мәртәбә язмады сабакташлары. Терәлеп торган ут күршеләр мәктәпкә җитәкләшеп барды, җитәкләшеп кайтты, дәресләрдә дә бер парта артында утырды. Аларның киләчәге хәл ителгән иде кебек. Мәктәпне тәмамлау белән икесе дә Казан педагогия университетына юл тотачак!.. 
 

Зәңгәр күктән йолдыз чүпләп, таң җиленең сулышын тоеп, алсу таңнарны, парлашып, бер генә мәртәбә каршы алмады алар. Ләкин егет белән кызның мөнәсәбәтләре беркайчан да катлаулы хәлләргә кереп китмәде. Оч­рашулар кочаклашу-үбешүләрдән ары узмады. Фәнис тә сөеклесенә басым ясамады. Өлгерерләр әле! Алда бит әле башланмаган гомер юлы, иксез-чиксез яшьлек еллары...

– Фәнис Гарипов моңа кадәр дә суд каршына баскан иде. Ул вакытта да исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен! Моннан бер ел элек рай­он суды карары белән аңа 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукын­нан мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән иде. Тик Фәнис Гарипов үз хаталарын­нан сабак алмаган. 2021нче елның 25 декабрендә ул районның ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан кабат тот­карланды. Машина йөртү таныклы­гыннан мәхрүм ителгән килеш маши­на руле артына утыру өстенә ул әле исерек тә булган!

Дәүләт гаепләүчесе ярсый иде. Ул төкереген чәчә-чәчә Фәниснең га­ебен хөкемдар алдында зурайтып күрсәтергә теләде.

... Ул көнне Фәнис беркайчан да онытмас. Фирүзәсен мәңгелеккә югалткан, тормышын төбе-тамыры белән үзгәрткән төн булды ул. Шул көннән соң Фәниснең тормышы икегә бүленде – “Фирүзә белән булган” һәм “Фирүзәсез” тормышка. Дәү әнисе еш кына: “Бер хата кеше тормышын бо­зарга сәләтле. Акыл белән, уйлап эш ит, балам, хисләргә өстенлек бирмә!” – дип әйтә торган иде. Өлкән сыйныф­ларда укыган егеткә бу сүзләр баштагы мәлдә бик кызык кебек тоелды. Әллә ниләр сөйли әбисе! Нинди хис белән акыл көрәше?! Фәниснең алдагы тор­мышында андый куркыныч әйберләр, ялгышлар булмаячак! Ал хыялларны җилкән итеп, бәхет таганнарында аты­на торган чаклары. Аттестат алып, кыз белән егет үзләре теләгән уку йорты­на керде. Төгәл биш елдан диплом­лы белгечләр булып туган авыллары­на кайттылар. Куллар – кулда, күзләр – күздә! Ике арадагы мәхәббәткә ел­лар тузаны кунмады. Яшьләргә со­кланып, яратып караучылар белән бергә көнләшүчеләр дә юк түгел иде. Шуларның берсе – Гөлшат. Авылда зәһәрлеге белән даны чыккан Заһирә апай кызы иде ул.

Гөлшатны ялгызы үстерде Заһирә. Башка чара юк. Чөнки кызының әтисе – өйләнгән ир-ат. Заһирә буй­га узу белән гаиләсеннән беркайчан да китмәячәген катгый итеп әйткән ир-ат тора-бара “йөгәнсез” хатынның йортына килүләрне сирәгәйтте. Ан­нан, гаиләсен алып, авылдан зур кала­га чыгып китте. Гөлшат мәктәптә укы­ганда, сыйныфташларына кызыгып, бер генә мәртәбә үртәлмәде. “Миңа әти моны алды”, “Без кичә әти белән кибеткә бардык!”, “Вәт кичә тау шу­дык без әти белән!” кебек сүзләрнең ачысын учына йомарлап, күңеленә авыр таш итеп җыйды кыз бала. Шун­дый язмышка дучар иткән әнисенә бер үпкәләсә, сыйныфында әти-әни кочагында иркәләнеп, җитмәсә, уку алдынгысы булган, мәктәпнең иң “да­стуин” егете – Фәнисне үзенә карат­кан Фирүзәгә йөз тапкыр ачулы иде Гөлшат. Дегет төсле кара чәчләрен ка­лын толымнар итеп ике иңсәсенә үреп салган Фирүзәнең зәңгәр күзләре, чо­кырланып торган бит урталары, кыз­лар бантигы кебек купшы иреннәре әллә кемнәрне әсир итәрлек иде шул!.. Салам төсендәге юка чәчләре, чепи күзләре, килешсез сипкелләре, кылыч борыны белән Фирүзәгә тиңләшерлек түгел иде Гөлшат. Ләкин Фирүзә бер­кайчан да матурлыгы белән масаеп, мактанып йөрмәде. Гадилеге белән зы­ялы кыз башка камырдан иде!

Югары уку йортын тәмамлаган яшьләр үзләре укыган мәктәпкә эшкә кайттылар. Укытучылары аларны сөенеп каршы алды. Фирүзә – башлан­гычларны, Фәнис – өлкәнрәк сыйныф­ларда тарих һәм җәмгыять белемен укытты. Уку елы азагында пар бал­даклар алышты алар. Купшы туйлар ясарга теләмәделәр. Бәхетләренә күз тимәсен дипме, бергә төшкән фотола­рын да социаль челтәрләргә урнашты­рудан ерак тордылар.

Авыл мәктәбендә укучылар белемгә омтылулары белән аерылып тора. Фирүзә белән Фәниснең дә уку­чылары төрле ярышларда бер генә мәртәбә призер булмады. Фәнис уку­чылары арасында дәрескә еш кына әзерлексез килүче кызга игътибар итте. Хезмәттәше авырып китеп, аның урынына өченче сыйныф балаларын укытканда күрде ул Гөлсуны. Кызга өстәмә дәресләр бирү теләге булса да, бала укуга хирыс түгел иде. Ирененә кершән ягып, тырнакларын шәмәхә төскә буяп килгән баланы Фәнис Алма­зович бер генә мәртәбә шелтәләмәде. “Бу тормышта матур булу кирәк!” – 10 яшьлек кызның җавабы шундый иде. Күзләрендәге моңсулык кайвакыт җанны өшетә иде. Фәнис укучысының үз-үзен тотышында ваемсызлык, җавапсызлык күреп сыкранды.

– Фирүзә, сыйныфта бер кыз бар. Гөлсу исемле. Аны каядыр күргән дә бар төсле. Укуда бик калыша. Кыз кешегә бу килешми. Әллә соң аны өйдә укыту җаен карыйсыңмы? – дип сүз башлады Фәнис, өйгә кайтып дәреслекләр арты­на утыргач.

Гөлсу бик теләп риза булды. Ник ярдәм итмәскә?! Авылдашлары ич! Баштагы чорда Гөлсу Фирүзәгә шикләнебрәк, аптырабрак караса да, тора-бара ияләште. Мәктәптән туры аларга кайта торган булды. Берен­че елларын гына бергә торсалар да, Фирүзә белән Фәнискә алар гасырлар буе аерылышмаган төсле. Бу бергәлек кайвакыт ялкыткан кебек тоелса да, Фәнис бу уйларны тизрәк үзеннән куар­га ашыга иде. Балалары гына юк! Гөлсу аларның кызы булса, яхшы булыр иде! Гөлсу белән өстәмә шөгыльләнә тор­гач, кызның укуы да күзгә күренеп ях­шырды, көндәлектәге билгеләре дә “4” һәм “5”кә әйләнде. Караңгыга калганда, авылның түбән очында яшәүче Гөлсуны Фирүзә белән Фәнис чиратлап озата­лар иде. Кызының көн дәвамында кая йөрүе белән кызыксынмаган әнисен күңелдән генә ачуланып, аның белән һичшиксез сөйләшергә кирәклеген аңлый иде укытучылар.

Гөлсуны озаткан көнне Фәнис “әни” дигән кеше белән күзгә-күз ка­рап сөйләшергә булды. Ишекне ачуга каршысына Гөлшат килеп чыкты. Менә сиңа мә! Гөлсу – Гөлшат кызы! Теге сип­келле, салам чәчле, юка иренле, усал Гөлшат кызы! Шундый ямьсез кешедән дә сөйкемле бала туар икән! Хәер, алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Әнисе Заһирәгә охшап, Гөлшат та ба­ласын гаиләле ирдән алып кайткан иде. Ләкин әнисе кебек юләр булмады, тез­генне кыска тотты. Сабый туу белән та­ныклыкка әтисенең исем-фамилиясен яздырды һәм озак уйламый алимент­ка бирде. Эшләмичә генә көн күрү җае менә шулай чишелеш тапты.

Гөлшатны күрү белән Фәнискә эссе­ле-суыклы булып китте. Башында мең төрле уй бөтерелә, чигәсе кысыла баш­лады. “Я, Хода, бу бала бит аның әтисе ягыннан икетуган Фәйрүз кызы! Ике­туганына бер тамчы судай охшаган! Фәйрүз абыйсының хатыны гына белә күрмәсен! Бу оятны ул күтәрә алмас!” Йөрәгендә кайнаган ачу дулкыннары аны аракыга үрелергә мәҗбүр итте. Бәйрәмнәрдә бер-ике рюмкадан артык эчмәгән Фәнискә ярты шешә күбрәк булды шул. Җитмәсә, эчкән килеш руль артына утырды. Үз гамәлләренә җавап бирә алырлык хәлдә булмаган ирне районның ДАИ хезмәткәрләре тоткар­лады. Ул эчкәнен инкарь итмәде. Берен­че мәртәбә суд каршына шулай басты...

Фирүзәсенә бу хәбәрне җиткермәүләрен ялынып-ялварып сорады ир. Хокук саклау органна­ры хезмәткәрләре тырышлыгы белән Фәниснең бу адымы турында хаты­ны белмәде. Ләкин суд барыбер булды һәм, Фәнисне ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, саллы гына штраф билгеләделәр.

Фәнис ял итеп яшәүне кулайрак күрә башлады. Шулай да үз-үзен югал­тмады, эчкечелек сазлыгына чумма­ды. Өстәмә акча булыр дип, өйдә репе­титорлык белән шөгыльләнде. Шушы гамәле аның язмышын хәл итте дә...

Гөлсуга ярдәм итәргә кирәк дип, Гөлшат Фәнисне өйләренә дәште. “Ре­петитор өчен икеләтә түлим” дигәч, Фәнис каршы килмәде. Гөлсуга дәрес биргәч, Фәнис, “торып китәм” дип өстәл артыннан күтәрелгән иде, Гөлшат: “Бүген – минем туган көн. Тик мине берәү дә котламый,” – дип турсайды. Ялган күз яшьләре бите буйлап агып төште. “Котлыйм!” – диде Фәнис. Шул хөрмәткә чәркәләргә салган шәрабне бер-бер артлы башка эчемлекләр алыш­тырды. Күзләрен ачканда Фәнис салам чәчле Гөлшат кочагында ята иде...

Яман хәбәрләр озак көттермәде. Гөлшат үзенең авырлы булуын хәбәр итте. Фирүзәгә ничек әйтергә?! Ничек гафу сорарга? Ике арада беркайчан да ялган, хыянәт булмады. Фәнис моны­сын да яшермәде. Дөресен әйтте: “Мин бернәрсә дә хәтерләмим. Кичер мине, Фирүзә!”

– Үзең кичерә алыр идеңме? Син мине гафу итә алыр идеңме?

Фирүзә сорауга сорау белән җавап бирде. Гафу итәрме ул, юкмы? Бәлки, Фирүзә гафу иткән дә булыр иде, тик Гөлшат аларның ишек төпләренә ту­зан кундырмады шул. “Баланы атасыз итәсеңмени, Фирүзә?! Үзеңнең балаң булмагач, бала үстерүнең ничек авыр икәнен белмисең шул! “ – дип ярасы­на тоз сала торгач, Фирүзә әниләренә кайтып китте. Вакытыннан алда ту­ган сабыен “нервларымны ашап, бик тиз дөньяга чакырдылар үзеңне” дип тирбәтә иде Гөлшат. Теләсә-теләмәсә дә Гөлшат белән Фәнис бергә яши баш­ладылар. Тик Фәнис ялгышып та баш­ка кагылмады аңа. Гөлшат ничек кенә бөтерелмәсен, ничек кенә ялынмасын, күзенә пәри булып күренгән хатынга орынырга җирәнә иде Фәнис. Фирүзәсе кебек изге җанны шушы өстерәлчеккә алыштыр инде! Тик һәр нәрсәнең чиге бар, диләр бит. Гөлшатның да түземлеге төкәнде.

– Поши бит син! Поши! Әллә үз балаңны үстерәм дисеңме?! Вәт, юләр! Ул көнне бит син исереп аудың.

Миңа кагылу түгел, чишенеп ятарлык хәлең дә юк иде бит синең! Авыл халкы алдында икенче мәртәбә оятка каласым килмәгәнгә генә тактым сиңа баланы! Син риза булдың. Әле “юк” дип кырт киссәң дә, җиңә ала идең. Синең кебек бозау, синең кебек үшән миңа кирәк түгел! Ялгыз торуың мең өлеш артык! – диде Гөлшат.

Фәнис, колакларына ышаныргамы-юкмы дигәндәй, тораташтай катып калды. Бәхетле булырга соң түгел! Соң түгел! Үзе җимергән тормышка ачуы килеп, эчкәнен дә онытып, машинасын кабызды. Тизрәк Фирүзәсе янына кайтырга һәм барысын түкми-чәчми сөйләргә кирәк! Тик яхшы хәбәрне җиткерә алмады. Бәхет канатларында очкан ирне хокук сакчы­лары туктатты. Фирүзәсе белән алар суд за­лында очрашты.

– Гарипов Фәнис Алмаз улын Россия Фе­дерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гае­пле дип танырга. Хөкем ителүчегә 200 сәгать рәвешендә мәҗбүри эш һәм ике елга транс­порт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасын билгеләргә...

Хөкемдарның чүкече өстәлгә төште. Фәнис бу сүзләрне әллә ишетте, әллә юк. Суд залын­да утыручылар, әйтерсең, мәхәббәт тарихын тыңлады. Фирүзә белән танышкан мизгелдән алып бүгенге көнгәчә тормышларын бәян итеп, ялгышуын аңлап, ихластан үкенгән ир-атны жәлләп, хәтта хөкемдарның кырыс йөзендә дә мускуллары тартышып куйды. Фәниснең үзенә хыянәт итмәвен белә, тоя иде Фирүзә. Ходай кушса, барысы да яхшы булачак! Ялгыз узган сигез ай сигез елга тиң булды...

Кинәт суд залының биек диварлары Фирүзәгә каршы киләләр төсле тоелды. Тын­чу һавадан башы әйләнеп, Фирүзә аңын югалт­ты: карынындагы бала тиздән якты дөньяга аваз салачагы турында шулай искәртте. Фәнис шунда гына хатынының авырлы булуын абай­лап алды. Күзләреннән яшь чыкты! Бу – шат­лык яшьләре иде...

Исемнәр үзгәртеп бирелде.

Лилия Шәймиева.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама