Бер - беренә насыйп матур пар(+ФОТОЛАР)
“Бер-берсенә тиң яр”, – дип, Рәмзия белән Миңгали Хәсәншиннар турында әйтәләрдер ул. Яшьлек матурлыгын югалтмаган бу пар әле дә бер-берсен кадерләп, яратып гомер кичерә. Икесе дә бәйли, тегә, чигә. Без килгәндә Рәмзия апа танышларының кызына бирнәлек мендәр тышына матур чигү үрнәге төшерә, гаилә башлыгы оныкларына җылы башмаклар тегү белән мәшгуль иде. Иске Карамалы авылында яшәүче Хәсәншиннар гаиләсе һәркемгә үрнәк.
– Әниемнең әнисе Шәмседоха аш-суга, бәйләү-чигү эшләренә оста иде. “Кул эшләрен белсәң, беркайчан да югалмассың”, – дияргә яратты. Әнинең: “Шушында гына 6 метр товарым бар иде, кая киткәндер?” – дип аптырап йөрүе әле дә күз алдымда. Ул вакытларда бит тегү машиналары юк. Кулдан ничә күлмәк, ничә итәк теккәнмендер! – дип искә ала Рәмзия апа.
Рәмзия апа кул эшләренә кечкенәдән өйрәнгән. Әнисенең сандыгыннан чүпрәк урлап, качып-посып, үзенә итәкләр, күлмәкләр тегә торган булган.
– Гомер буе Рәмзияне яратып, саклап яшәдем. Өйләнешкәндә арага чөй кагучылар да аз булмады. “Нишләп аксак хатын аласың, башка кыз беткәнмени?” – диючеләр дә булды. Нәкъ менә Рәмзияне тормыш юлдашым итеп сайлаганга бер дә үкенмәдем. Бер-беребезгә авыр сүзләр әйтеп, хәтер калдыру, җанны яралау булмады. Ипле дә, сабыр да булган хәләлеңә ничек итеп тавыш күтәрмәк кирәк?! Шөкер, гомер көзләренә дә җитәкләшеп керәбез. Икебезне уртак кызыксыну, уртак шөгыльләр берләштерә. “Балалар”, “оныклар” дип яшибез инде. Алар өчен бәйләмен дә бәйлибез, кирәк-ярагын да тегәбез, – дип елмая Миңгали абый.
– Миңгали бик матур җырлый, гармунда да уйный, аш-суга да оста. Аны очрату тормышымда иң зур бүләк булды, – ди Рәмзия апа.
...Кечкенә вакытта ук карап туйгысыз чибәр булган Рәмзияне олысы-кечесе “чын курчак” дип йөртә. Урамга уйнарга чыккан кызчыкны кунак егете күтәреп чөйгәндә, кулыннан төшереп җибәрә. 5 яшьлек сабый шул вакытта имгәнеп кала. Хастаханәләрдә дәваланулар да көткән нәтиҗәне бирми: кызның бер аягы кыскарып кала. Шуннан бирле бер аягына аксабрак йөри Рәмзия. Яшь чакта бик сиздермәсә дә, бүген аяклары авыртып интектерә икән. Ләкин сызласа да, сер бирмәскә тырыша үзе. Йон бияләйләр, оекбашлар бәйли, мендәр тышлары, тастымаллар чигә. 40 ел китапханәдә хезмәт куйган Рәмзия апа. Миңгали абый исә гомер буе трактор иярләгән.
– Эштән бушаган арада кулымда гел йомгак, энә-җеп булды. Дүртенче класста укыганда ук апамның мәктәп формасына якалар теккәнем истә. Иренмәдем, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә идем. Хезмәтемнән тәм табып эшлим, – ди райондашыбыз.
Сәламәтлек мөмкинлеге чикле булу сәбәпле, беренче классны Әгерҗе районының Иж-Бубый авылындагы интернат-мәктәбендә укый кыз. Руслар арасында укып, авылга “чеп-чи марҗа” булып кайткан кыз каникуллар вакытында да тик утырмый. Башкалар уен белән мавыкканда, ул җан җылысын кул эшләренә сала торган була. Шадра тастымалларга чигү чиккәнен күзәткән әнисе кызының осталыгына соклана, аның бәхетле булуын тели. Әни теләге кабул була. Рәмзия матур гаилә кора. Әти-әнисе бәйләгән оекбашлар, бияләйләрне киеп үскән өч балалары бүген инде үзләре дә әти-әниләр. Туган нигезгә эзне суытмыйча, атна саен кайтып, өлкәннәрнең хәлен белеп торалар.
...Аш бүлмәсендә Рәмзия апа белән Миңгали абый чөкер-дәшә-чөкердәшә чәй эчә. Алар өчен юкә балы белән сөт өсте ягылган ипекәйдән дә тәмлерәк, туклыклырак ризык юк кебек. Ипине дә үзләре сала алар: камырын гаилә башлыгы изеп бирә. Егәрлеге, көче ташып торган, кулында ут уйнаткан хәләленә әле дә соклана Рәмзия апа. Сүз белән генә түгел, гади һәм эчкерсез елмаюлы карашлары белән дә аңлаша алар... Бер-берсенә терәк, сердәш булып яшәүче шундый парлар гаиләнең асылын тәшкил итәдер дә.
Лилия Шәймиева.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев