Бер айлык алып булмый
Өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә нәниләр өчен бушлай сөт продуктлары бирелә. Ләкин барысына да түгел! Хөкүмәттән ай саен бирелүче сөт продуктларын алу өчен аз тәэмин ителгән булу шарт. Балалар табибы Резеда Мөҗипова белән сөт ризыклары, аларны алу тәртибе турында сөйләштек.
– Резеда Әнәсовна, сөт продуктлары белән түләүсез тәэмин итүгә кем хокуклы?
– Татарстан Республикасында даими яшәүче, яшәү урыны буенча сәламәтлек саклау учреждениесендә амбулатор учетта торучы, ташламалы категорияләргә караган буенча өч яшьлек балалар түләүсез сөт продуктлары – кефир, сөт, эремчек, җайлаштырылган сыек сөт катнашмасы алу хокукына ия. Бу “РФ гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында”гы федераль закон һәм РФ субъектлары законнары буенча өч яшькә кадәрге балаларны табиб бәяләмәсе нигезендә башкарыла. Татарстанда балаларны сөт ризыклары белән тәэмин итү “Табиблар рецептлары буенча өч яшькә кадәр балаларны махсус сөт продуктлары һәм катнашмалары белән түләүсез тәэмин итү һәм аны оештыру чыгымнарын финанслау тәртибе турында”гы 933 санлы ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә башкарыла.
Ташламалы категорияләргә аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, тимер дефицитлы анемия булган сабыйлар, авырлыгы җитмәгән – тән дефициты булган, ВИЧ-инфекцияле балалар, ВИЧ-инфекцияле аналардан туган балалар керә. Әлеге категориягә караган нәниләргә бушлай сөт ризыклары бирелә.
– Ә 3 яшькә кадәрге инвалид балалар бушлай ризык алырга хокуклымы?
– Инвалидлык булу балалар ризыгы белән түләүсез тәэмин итү хокукына ия категорияләр исемлегенә керми.
– Резеда Әнәсовна, әлеге төр ризыкларны алу өчен нинди документлар кирәк?
– Сөт ризыклары яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегеннән алынган белешмә нигезендә бирелә. Анемияле, авырлыгы җитмәгән балалар өчен поликлиника педиатры биргән рецепт махсус продукцияне алу өчен төп документ булып тора. Ләкин әти-әни баласын дәваларга, анализларын биреп торырга тиеш. Түләүсез туклану алу өчен баласын дәваламаучылар да бар. Сөт тарату пунктында продукция алганда рецептны һәм ата-ананың шәхесен раслаучы документны күрсәтергә кирәк. Туклану алу хокукына ата-аналарның берсе генә ия.
– Участок табибының бәяләмәсе белән килешмәгән очракта ата-ана кемгә мөрәҗәгать итә ала?
– Ата-ана бүлек мөдиренә, баш табиб урынбасарына, поликлиниканың баш табибына мөрәҗәгать итә ала.
– Нәниләргә сөт продуктлары Яшел Үзән сөт комбинатыннан кайта дип беләбез. Продукциянең сыйфаты ничек?
– “Бәләкәч” программасы нигезендә гамәлгә куелган продукция бик сыйфатлы. 10 ел эчендә әлеге продукциянең бала сәламәтлегенә тискәре йогынтысы теркәлмәгән. Балалар туклануы өчен сөтне республиканың автоматлаштырылган сөт җыю линияләре булган иң яхшы предприятиеләреннән генә кабул итәләр. Комбинатның балалар сөт ризыкларын җитештерү линиясе тулысынча автоматлаштырылган. Сөт ризыгы продукциясе сертификацияләнгән һәм консервантлар яки башка өстәмәләр кертелмәгән натураль продукттан тора.
– “Бәләкәч” программасы буенча җирлегебездә күпме бала сөт ризыгы ала һәм бу ризык нинди ассортиментта булырга тиеш?
– “Бәләкәч” программасы буенча алты айга кадәр бала көнгә 200 мл җайлаштырылган сөт катнашмасы алырга тиеш. ВИЧ-инфекцияле аналардан туган балалар һәм ВИЧ-инфекцияле балалар 6 айга кадәр көненә 800 мл сыек җайлаштырылган сөт катнашмасын алалар. Алты айдан бер яшькә кадәр 200 мл адаптацияләнгән сөт катнашмасы, 200 мл сөт, 100 мл кефир, 30 грамм эремчек бирелә. 1 яшьтән 3 яшькә кадәр 200 мл сөт, 200 мл кефир, 40 грамм эремчек бирү каралган. Безнең районда бушлай сөт продукциясен 250 бала ала.
– Резеда Әнәсовна, балалар сөтенең яраклылык вакыты – өч ай. Экологик чиста, өстәмәләр кулланылмаган продукция шулай озак сакланырга тиешме?
– Балалар сөт продукциясе җитештерүче комбинат сөт эшкәртүнең прогрессив методын куллана – сөт ультрапастеризацияләнә. Шул ук вакытта сөттә витаминнар һәм микроэлементлар саклана.
– Тиешле сөт ризыкларын билгеләнгән көннәрдә алмасаң, башка көннәрдә мөрәҗәгать итеп буламы? Ризыкны бер айлык итеп алырга мөмкинме?
– Сөт продуктлары биш көн саен бирелә. Ризыкны бер айлык итеп алып булмый. Өч көн дәвамында алынмаган сөт продуктларына ихтыяҗ юк, дип санала, һәм алар резервтагы башка кешегә бирелә. Ләкин түләүсез сөт продуктлары белән туклану хокукы ташламалы чор азагына кадәр саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев