Белми калмагыз!
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткәреләчәк чаралар.
30 сентябрь-10 октябрь 12.30- 19.00 сәг. – җәмәгать мунчасында өлкәннәргә бушлай хезмәт күрсәтү (пәнҗешәмбе, җомга, шимбә – хатын-кызлар, якшәмбе – ир-атлар). Белешмәләр өчен тел. – 8-965-611- 18-32.
1-10 октябрь 9.00-13.00 сәг. – “Тамчы” йөзү бассейнында пенсионерларга түләүсез хезмәт күрсәтү.
1 - 1 0 о к т я б р ь – Чәчтарашханәләрдә пенсионерларга ташламалы хезмәт күрсәтү.
5-6 октябрь 10.00-14.00 сәг. – “Мизгел” яшьләр үзәгендә коронавируска каршы мобиль вакцинация пункты эшли.
5 октябрьдә – “Курай” паркында, 6 октябрьдә Пушкин скверында 14.00-15.00 сәг. – “Әбием, бабам – минем горурлыгым” буыннар чылбыры бәйрәме. Өлкәннәрне кайнар коймак белән чәй эчертү.
7 октябрь 10.00 сәг. – “Мөслим йөрәге” скверында “Тормышка ун мең адым” сәламәтлек акциясе.
9 октябрь 9.00 сәг. – Мөслимнең Банк урамында бәйрәм ярминкәсе, район үзешчәннәренең концерты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев