Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

БДИны әти-әниләр дә тапшыра

Хәзер балалар гына түгел, әтиәниләр дә имтихан тапшыра. Шул рәвешле балаларның сынау вакытында ниләр кичерүен аңларга тырышалар.

Өлкәннәр бердәм дәүләт имтиханы форматында рус теленнән имтихан тотты. Сынауны 15 райондашыбыз тапшырды. Алар арасында чыгарылыш сыйныф  укучыларының  әти-әниләре һәм җәмәгать эшлеклеләре бар иде.

Өлкәннәр тест формасындагы ике биремне үтәделәр һәм сочинение яздыбирелде. Балаларга рус теленнән сынау тапшыру өчен 3,5 сәгать вакыт бирелә.

Имтихан дигәннән, быел бердәм дәүләт  имтиханнарында  үзгәрешләр бар. Югары уку йортына керергә теләмәгән  укучылар  БДИ  тапшырмый. Шунысын да әйтергә кирәк: аттестат алу өчен математикадан имтихан тапшыру мәҗбүри түгел (рус теле – мәҗбүри). Нәтиҗәдә, быел 11 классны тәмамлаучы 63 баланың 56сы – рус теленнән, 30 укучы математикадан БДИ тапшыра.

БДИ тапшырмаучылар рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханнарын бирергә тиеш була. Имтиханнарны укучылар язмача формада үз мәктәпләрендә тапшыра. БДИ һәм 9 сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханнары, гадәттәгечә, лицей базасында уза. тәмамлый. Тугызлар өчен дә имтихан тәртибе үзгәрә. Укучылар рус теле һәм математикадан гына дәүләт имтиханын тапшыра. Моннан тыш үзләре теләгән фәннән контроль эш эшли. 9  сыйныфларның  имтиханнары май  ахырында  булачак.  11  класслар беренче сынауны  31  майда тапшыра. Бу көнне егет-кызлар сайлап алган фәннәрдән – химия, география һәм рус әдәбиятынннан имтихан тота. Уңышлар телик аларга!

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама