Бастрыкин күпкатлы йортның түбәсе ишелгәннән соң җинаять эше ачарга кушты
Ведомство матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, инцидент февраль аенда булган
Ведомство матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, инцидент февральдә булган. Түбә чистартылмаган кар авырлыгыннан ишелгән. Нәтиҗәдә йортта җылылык өзелде, фатирларда температура режимы бозылды. Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, мондый хәл берничә ел элек тә булган.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсендә әлеге факт нигезендә процессуаль тикшерү оештырылган. Республика тикшерү комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марсель Дулкарнаевка җинаять эше ачарга һәм нәтиҗәләр турында хәбәр итәргә кушылды.
Моңарчы Рөстәм Миңнеханов барлык җаваплы хезмәтләргә түбәләрнең торышын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, вазгыять прокуратураның кырыс контролендә, барлык хокук бозучыларга закон нигезендә җәза биреләчәк.
Чыганак, фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев