Башлангычта икътисад нигә кирәк?
Мәктәп елларын еш һәм сагынып искә алам. Күңелле һәм кызыклы булган ул еллар! Дәресләр дә әллә ни катлаулы, авыр булып истә калмаган. Бүген уку да, имтиханнар тапшыру да авыррак кебек. Мәктәп программаларын әйткән дә юк...
Хәзер мәктәп программалары бигрәк катлаулы! Бүгенге мәктәп укучылары миңа һөнәр алырга әзерләнүче, техникумда яки институтта белем алучы студентларны хәтерләтә. 2 сыйныфтан ук укучылар презентация эшли башлый. Ул балаларга өй эше итеп бирелә. Укучы презентацияне үзе эшләп чыкса – бер хәл, аны бит әти-әни эшләп бирә яки кемнән дә булса акчага ясата! Бала презентацияне укытучыга алып килеп кенә бирә! Нигә мәктәп программасына кертелде микән соң ул?!
3-4 сыйныфларда әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә укучыларга проект эшләре ясарга кушалар. Укучы аны башта ясарга, аннан якларга тиеш. Өлкән сыйныф укучылары үзләре эзләр, табар һәм эшләр иде дә... Башлангыч сыйныф укучысы проект эшен ничек эшләсен соң?! Әйләнә-тирә дөнья фәненнән проект эше, презентация ясамасалар, укучыларга башка өйрәтер әйбер юкмы? Республикабызда күпме тарихи урыннар бар, милләтебезнең балалар өчен кызыклы булырлык тарихи ядкарьләре бихисап! Нигә шуларны мәктәп программасына кертмәскә?! Әйләнә-тирә дөнья фәне дәреслекләренә Сөембикә манарасы, Казан кремле, Болгар шәһәре, Зөя утрау-шәһәрчеге, Алабугадагы тарихи урыннар, данлыклы Чатыр-тау, тарихы 1600 елга барып тоташучы Раифа монастыре, Кама Тамагындагы Юрьев мәгарәсе һәм башка шундый урыннар хакында мәгълүмат кертелсә, балалар өчен бик файдалы булыр иде югыйсә. Республикабыздагы елга-күлләрне, тауларны өйрәнү дә артык булмас иде.
4 сыйныф укучысына 1812 елгы сугыш тарихы кызыклы түгел, дип уйлыйм. Сүз дә юк, Россия тарихын өйрәнү мөһим! Мәктәп укучылары арасында хәтта Бөек Ватан сугышы тарихын да белмәүчеләр бар! Бу сугышта илебез халкы нинди батырлыклар күрсәткән! Яшь буын алар хакында башлангыч сыйныфлардан ук таныша башласа, зыян булмас иде.
Аның каравы, әйләнә-тирә дөнья фәне дәреслегенә финанс-икътисад темасын керткәннәр! Кайсы тармакларда икътисадны яхшыртырга, финанс мөмкинлеген арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәклеген эзли 3 сыйныф укучылары. Әйләнә-тирә дөнья белән икътисадның бәйләнешен мин аңлап бетермим. Һаман шул бер сорау: башлангыч сыйныф укучысына бу тема кызыклымы?
Бүген башлангыч сыйныф укучыларының әдәби уку китапларында җанга ятышлы әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр дә сирәк. Әкиятләр дә, хикәяләр дә бар, әмма аларның мәгънәсен, тәрбияви өлешен табу авыр. Укырга да кызык түгел. Дәреслеккә кертелгән шагыйрьләр, язучылар арасында исемнәре дә билгеле булмаганнары бар. Оныгымның әдәби уку дәреслегеннән мәгънәсез бер әкият укыганнан соң, авторы турында мәгълүматны интернет челтәреннән көчкә эзләп таптым. Элекке матур әкиятләр күп һәм һәркайсында тәрбияви мәгънә ята. Ул әкиятләрне берничә тапкыр укып чыга идек. Мәсәлән, “Өч кыз”, “Ялкау малай”, “Алтын бөртекләр”, “Аерылганны – аю ашар, бүленгәнне – бүре ашар”, “Чукмар белән Тукмар”, “Шүрәле”, “Эш беткәч уйнарга ярый” кебек әкиятләрне кемнәр генә укымаган?! Бүгенге дәреслекләргә аларның кертелмәве кызганыч.
Мин язганнан гына мәктәп программаларына, дәреслекләргә үзгәреш кертелмәс. Катлаулы программалар нигезендә укучы балаларны, аларга белем бирүче укытучыларны аңлыйм. Мәктәп программасының нигә болай катлаулы булуы гына аңлашылмый. Заман таләбеме бу, нәрсә?
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев