Башланды!
Яңалыклар

Башланды!

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасы һәм азык саклагычларның сезонга әзерлеген бәяләү максатында тикшерү үтте.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган комиссия азык әзерләү техникасының, сенаж һәм силос траншеяларының торышын карады. Бүген “Август-Мөслим” агрофирмасында люцернадан сенаж салуга керешкәннәр, “Туган як” агрофирмасында да шушы көннәрдә терлек азыгы әзерләүгә чыгачаклар. Белгечләр җаваплы кампаниягә әзерлек буенча “Август-Мөслим” агрофирмасына беренче урынны бирде, “Туган як” агрофирмасы – икенче урында.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев