Башкортстанда давыл котырган
Табигатьнең көч-куәтенә исең китәрлек. Соңгы көннәрдә ил буйлап давыл котыра, яшенле яңгырлар ява.
Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенә һөҗүм иткән гарасат 16 кешенең гомерен өзде. Йөзләгән ауган агач-куаклар, ватылган-җимерелгән машиналар, җәмәгать транспорты тыгыннары - урамнарның өсте аска килде. Синоптиклар җимергеч давыл килми дип тынычландырса да, Башкортстанда да көчле җил өермәсе котырган. Ул каралты-кураларны җимергән, йортларның түбәләрен, капка-коймаларын алып аткан. Бер сүз белән әйткәндә: коточкыч! Ходай сакласын!
ВИДЕОЛАРНЫ МОННАН КАРЫЙ АЛАСЫЗ: http://matbugat.ru/news/?id=19058.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев