Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Башкарылган эшләргә йомгак ясалды

Татарстан халыклары ассамблеясының Мөслим муниципаль районынындагы вәкиллегенең киңәйтелгән җыелышы үтте.

Анда 2021 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, агымдагы чорга бурычлар билгеләнде. Җыелышта районның җҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов узган елгы эшчәнлеккә анализ ясады, районның социаль-икътисадый үсешендә Иҗтимагый советның һәм җәмәгать оешмаларының тоткан роленә бәя бирде. Җирлектәге керәшен, мари, әрмән, рус милли-мәдәни берләшмә җитәкчеләре чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды. Иҗтимагый совет эшчәнлегендәге тырыш хезмәтләре, район халкы белән тыгыз элемтәдә булып, районның җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен Галина Светлякова, Александра Лобанова, Әнисә Изибаева, Роза Вәлиева, Галина Романоваларга район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев