Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкарылган эшләр күз алдында 

Авыл җирлекләрендә үзара салымны узган ел 700-1000 сум күләмендә җыйдылар. Авылларда күп мәсьәләләр үзара салым хисабына хәл ителә. 

Халык җыеннары – проблемаларны уртага салып сөйләшү, хәл итәсе мәсьәләләрнең чишелешен бергә табу урыны ул. 
Тойгелде авыл җирлеге үз эченә Тойгелде, Ташлыяр, Игенче, Атлас авылларын ала. Тулы канлы тормыш белән яши биредә халык. Тугызъеллык һәм башлангыч мәктәп, ике балалар бакчасы, ФАП, почта бүлеге, мәдәният йортлары, кибетләр халыкка хезмәт күрсәтә. 
– Тойгелде авыл җирлегендә тырыш халык яши. Демографик үсеш белән мактана алмасалар да, үҗәтлекләре, алга карап яшәүләре белән үрнәк алар. Җирлектә эшмәкәрләр күп. Күпчелек авылларда халыкның уртача яше 60тан өстә, ә биредә яшьләр дә бар һәм алар тормышларын матур итеп алып бара белә, – диде район башлыгы Рамил Муллин. 
Җирлек халкының тырышлыгы бәхәссез. Эшмәкәрләр саны да арта бара: Мөдәррис, Гөлгенә һәм Руслан Кәлимуллиннарның гаилә фермалары, кошчылык белән шөгыльләнүче Ришат Сәйфуллин һәм Разыйф Кәрамов, Лениза һәм Вакыйф Ситдыйковлар, сөт продуктлары белән сату итүче Венера һәм Илшат Газымовлар гаилә фермасы, җирлегебездәге бик күп төзелешләрне алып баручы “Фирман” төзелеш җәмгыяте, җиһазлар ясаучы Сәел Каюмов һәм Фаит Шәйморзинның “Фаиза” сөт кооперативы. Һәркайсы җирлек үсешенә зур йогынты ясый. 
– Үзара салым акчасын Атлас авылында кеше башыннан бер мең сум күләмендә җыйдык, калган авыллар 700әр сум җыеп тапшырды. Һәр авыл үз акчасын үзенә тота. Атлас авылына су кертергә телибез. Быел җыелган акча җитеп бетмәү сәбәпле су кертү алдагы елга күчерелә, – ди җирлек башлыгы Дамир Минһаҗев. 
Үзара салым акчасына башкарылган эшләр байтак. Тойгелде авылында иске зиратны койма белән әйләндереп алу эше төгәлләнү алдында. Тойгелде һәм Ташлыяр авылларының Сабантуй мәйданнары төзекләндерелгән, мәйдандагы вагоннар капиталь ремонтланган. Хуҗасыз йортларның коймалары тотылган. Ташлыяр мәктәбе һәм мәдәният йорты каршында койма алыштырылган мәдәният йорты. Җирлектәге зиратларның документация эшләре төгәлләнгән. Җыенда авыл халкыннан зарлану ишетмәдек. Җирлектәге йорт адресларының реестрда дөрес теркәлмәве генә проблемалар тудырган. Бу хакта Радик Габделхаков хәбәр итте. Район башлыгы хуҗалыкларга документацияне тәртипкә китерүдә ярдәм булыр, дип вәгъдә итте. Малларга салам юнәтү буенча да сорау яңгырады. Авыл җирлеге башлыгы терлек азыгы белән проблема булмаячагын, азыкны җирлектәге фермерлардан сатып алу мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. 
Михайловка авыл җирлегендә ике авылда 619 кеше гомер кичерә. Михайловка “рус авылы” дип йөртелсә дә, халыкның 52 процентын татарлар тәшкил итә. Михайловка мәктәбендә быел 118 укучы белем алыр дип көтелә. Балалар бакчасында 20 сабый тәрбияләнә. 
– “Булсын” дип йөргән җитәкче булганда авыллар яшәр әле. Кирәкле бөтен җиһазлары булган фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлекчәсе, мәдәният йорты, кибетләр бар. Мәктәп тә балалар тавышыннан тынмас, – ди Гөлҗиһан апа Латыйпова. 
Михайловка авыл җирлегендә үзара салым акчасын һәркемнән 700 сум күләмендә җыйганнар. Шуның хисабына Михайловкада Җиңүнең 75 еллыгына мемориаль комплекс эшләнгән, балалар мәйданчыгын койма белән әйләндереп алганнар, Совет урамын чаган агачларыннан чистартканнар, Сабантуй мәйданын төзекләндергәннәр. 
– Михайловкага керү юлы ремонт таләп итә. Моны үзара салым хисабына гына башкарып булмаячак. Булган средстволарга авыл эчендәге асфальт юлларны ремонтлау, Элемтә авылының Речная урамында 150 метр озынлыкта гравий юл салу, су башняларын ремонтлау күздә тотыла, – ди авыл җирлеге башлыгы Роберт Исламов. 
Җирлектә Рафаэль Гимаев һәм Алексей Чубаровның крестьян-фермер хуҗалыклары эшләп килә. Әлеге фермерлар игенчелек белән шөгыльләнә. 840 гектар җире булган Рафаэль Гимаев 100 миллион сүм күләмендә инвестиция дә кертергә өлгергән. Көзгә, кирәкле җиһазларны кайтартып, кошчылык өлкәсендә үз эшен башларга уйлый. Шәхси эшмәкәр Артур Гайнетдиновның мини-пекарнясында пешерелгән икмәк-булка эшләнмәләре район үзәгендәге кибетләрдә дә реализацияләнә. 
Баланлы авыл җирлегендә җыен мәктәп, балалар бакчасы, клуб, почта бүлекчәсен бер түбә астына алган Шуганка мәктәбенең актлар залында узды. Яктылык бөркелеп тормый бинадан. Җыенга җыелган авыл халкы да беренче итеп шушы бинаның түбәсен алыштыру мәсьәләсен күтәрде. Халык әлеге проблеманы ел саен күтәрә, ләкин хәл итү юллары гына күренми әлегә. 
– Кеше, уңышлары булса, үзен мактый, ә кимчелеген башкаларга сылтарга ярата. Канга сеңгән бу гадәтнең азагы, гадәттә, “сәвит ни карый?!” дигән сүзләр белән төгәлләнә. Эшләрне бергә, күмәкләшеп, бербөтен булып башкарганда гына уңышка ирешеп була. Шөкер, җирлегебездә, кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәмгә ашыгучылар аз түгел. Эшмәкәрләр, гаилә фермалары, фермер хуҗалыклары, “Омегастрой” җәмгыяте, “Намус” агрофирмасы шундыйлар рәтендә, – ди Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова. 
Җирлектә 658 кеше яши. 11 эшмәкәр бар, алар 12 кешене эш урыннары белән тәэмин иткән. Үзара салым хисабына Баланлы мәктәбенә керү өлешен ясау, Шуганканың Яшьләр урамында 900 метр озынлыкта юл төзү эшләре көтелә. Юл төзелеше быелның сентябрендә башкарылачак. 
Халыкны борчыган проблемаларга килсәк, Шуганка авылына клуб мөдире һәм шәфкать туташы кирәк. Район башлыгы әлеге мәсьәләне шушы җирлектә үскән егет яисә кызны юллама нигезендә медицина уку йортында укыту белән хәл итү мөмкинлеген әйтте. Баланлы авылында исә хат ташучы юк. 
– Балаларның рухи дөньясына игътибарны арттырыйк, җирлегебезгә мәхәббәт тәрбиялик. Шәһәр матур, ләкин хәзер авылларда да матур яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр, заманча уңайлыклар бар, – диде район башлыгы.

Рус Шуган авыл җирлегендә үзара салымны бер мең сумнан җыйганнар. Үзара салым хисабына Рус Шуганда часовня төзелгән, авылның Пролетарская һәм Октябрь урамнарына ремонт ясалган, калган урамнарга ком-гравий катнашмасы салынган, зиратка юл ясалган. Алга таба үзара салым хисабына янгын сүндерү депосына ремонт үткәрү, карт агачларны кисү күздә тотыла. Җирлектә экстрим-парк та төзеләчәк. Балалар өчен уен мәйданчыклары, утыргычлар, таучыклар ясалачак. Роликларда һәм скейтбордларда йөреп ял итү урыны булачак ул. 
– Җирлек халкы гореф-гадәтләрне саклап яши. Электән килгән бәйрәмнәрне үткәргәндә күрше-тирә районнардан да кунаклар килә. Проблемаларны уртага салып сөйләшәбез, чүпне өйдән чыгарган юк. Халык күпер мәсьәләсен хәл итүне сорый. Рус Шуган авылыннан Островка, Смыловка якларына чыга торган күперне ремонтлау өчен шактый акча кирәк. Бу мәсьәләне әлегә хәл итеп булмый,– диде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев