Башкалар язган язмыш
Бүген Россиядә меценатлар һәм хәйриячеләр көне билгеләп үтелә.
Сәламәтлеге чикле кешеләр кайчакта бер җылы сүзгә дә мохтаҗ була. Вәрәшбаш авылында гомер кичерүче Луиза Низамова – беренче төркем инвалид. Ул яшәгән йортның түбәсе, стеналары аның үзе белән бер яшьтәдер инде... Киләсе елга 80 яшен каршыларга җыенучы райондашыбыз шушы көннәрдә изге күңелле иганәче ярдәме белән гомер кичергән йортын курчак өе итеп ясатып куйды.
– Луиза – минем туганым. Аның йортына күптәннән ремонт кирәк иде инде. Балалары, якыннары булмагач, чит кешегә ярдәм итәм дип торучы да юк бит әле ул! Бик күп бусагалар таптасам да, ярдәм итүче булмады. Узган ел инвалидлар ункөнлеге кысаларында Мөслимдә үткәрелгән хәйрия марафонында Кадрия һәм Илгиз Исламовлар 60 мең сум күләмендә ярдәм күрсәттеләр. Тормыш иптәшем белән Мөслимгә киттек. Анда Айрат Хаҗиев дигән кешене эзләп таптык. Төзелеш материалларын да очсыз бәядән алып кайтып бирде, эшләргә егетләрен дә китерде. Бу средстволарга үзебезнең булган тупланмаларны да өстәп, өйнең түбәсен яптылар, стенасын тышладылар, веранда өлеше дә эшләнде, – ди, сөенеп, Нәхия апа Шәйхетдинова.
Илгиз Исламов – олы җанлы шәхес. Ул ярдәм күрсәткән кешеләрнең исәбе дә юктыр инде. Иганәче биргән средстволарга кирәкле материаллар юнәтелгәч, Луиза апаның йортын әнә шулай тиз арада төзекләндереп тә куялар.
– Кешегә ярдәм итү, булышлык күрсәтү акчага гына бәйле булырга тиеш түгел. Луиза апаны сөендерә алуыбызга үзебез дә бик шатландык. Шушы яңартылган йортында алга таба тыныч картлык кичерергә язсын үзенә! Яңгырлардан, салкын җилләрдән куркып утырырлык түгел хәзер. Өен ныклап эшләп куйдык, – ди Мөслимнән Расыйх Минеев.
Луиза апаны балачагыннан бирле курку хисе озатып йөргән. Ул вакытта ике генә яшь була әле аңа. Бер кочак салам өчен әнисен төрмәгә озаткач, бабасы, сабыйның елавыннан туеп, кызны базга ябып куя. Караңгы базда төн кунган бала башта тотлыга башлый, аннары бөтен нәрсәдән курка торганга әйләнә. Шулай итеп ул беренче төркем инвалид булып кала. Тормышта бәхетнең, пар канатлы булуның, балалар тавышының нәрсә икәнен белми яшәгән бу апага райондашларыбыз эшләгән игелекле гамәлләр иң зур шатлык булгандыр.
– Кайвакытта күз алдына илереп-илереп елаган балачагым искә төшә... Әнине сагынып елый торгач, ярсып беткән вакытларым да аз булмаган, күрәсең. Әйтүләренчә, әнине төрмәгә алып киткәндә мин күкрәк баласы булганмын әле. Шаккатырлык та бит! Бер кочак салам өчен төрмә кадәр төрмәгә алып киткәннәр әнкәйне. Юатыр урында бабам мине базга япкан, төнгелеккә дә шунда калганмын. Әби, мәрхүмәкәем, бабайдан үзе дә куркып торгач, аңа каршы килергә курыккандыр. Бабам патшаларда эшләгән, явызлыкка шулардан өйрәнгән булгандыр, күрәсең, – дип искә ала Луиза апа.
Луиза апа сөйләшергә, аралашырга бик ярата. Ләкин сүзләрен генә аңлап бетереп булмый... Тормышка ачу сакламыйча, елмаеп, бар нәрсәдән канәгать булып яшәве дә сокландыра. Батыр йөрәкле кеше бу апа. Булганына шөкер итеп, зарланмыйча гомер итүче Луиза апа кешеләрнең язмышлары башкалар тарафыннан да язылуын яхшы аңлый.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев