Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Барысы да – балалар өчен 

Соңгы өч елда мәктәптән тыш эшләр үзәгендә түгәрәкләр нигездә техник юнәлештә оештырыла. Биредә балалар бик яратып йөри торган робототехника, инженерлык лабораториясе, IT-программалаштыру, фото-видеостудия, башлангыч техник модельләштерү һәм башка берләшмәләр эшли.

Ел дәвамында өстәмә белем бирү педагоглары балалар белән район, республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулады. Робототехника түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр Аяз Бәдртдинов җитәкчелегендә Мамадыш шәһәрендә узган “Техноигры 2.0” фәнни- техник квестта икенче урынга лаек булды. Яшь фотосөючеләр Эльза Шәймәрданова белән берлектә “Юность России” Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында “Макро” номинациясендә – икенче, “Репортаж” номинациясендә өченче (җитәкчесе Андрей Митрофанов), “Анималистика” номинациясендә (җитәкчесе Аяз Бәдртдинов) икенче урынны алдылар. “Техник модельләштерү” (педагог Илшат Закиров)һәм “Робототехника” (педагог Аяз Бәдртдинов) номинацияләрендә өченче урынга чыктылар. Традицион “Искиткеч вожатый”, “Брейн-ринг”, чаңгы туризмы ярышларында, “Чиксез балачак” халыкара фестиваленең кул эшләре, рәсем, театр бәйгеләрендә, төрле акцияләрдә республика буенча призлы урыннарга ирештек. 
Тагын бер эш юнәлешебез – балалар хәрәкәте эшчәнлеген оештыру. Һәр мәктәптә актив укучылар бар. Үзара тәҗрибә уртаклашу, төрле идеяләр тәкъдим итү максатыннан алар белән очрашулар оештыруны гамәлгә керттек. Атнага ике тапкыр кич укучылар белән төрле өстәл уеннары уйнау, кино карау, чәй өстәле артында фикер алышу мөмкинлеге тудырылды. Профориентлашу айлыгында балалар, төрле оешма-предприятиеләрдә очрашуларда булып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Мөслимдә узган ТР балалар оешмасы советы форумы да укучыларда зур кызыксыну уятты. 
Балаларның җәйге ялларын оештыру да мәктәптән тыш эшләр үзәге җаваплылыгында. Һәр елны мәктәп яны лагерьларында – 234, хезмәт һәм ял лагерьларында – 125, “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда 220 бала вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздыра. Кызганычка каршы быел билгеле сәбәпләр аркасында балаларның ялын оештыру мөмкин булмады. Мәктәп яны лагерьлары көзге һәм кышкы каникулларга күчерелде. “Урман иле” лагеренда киләсе елда ремонт эшләре планлаштырыла. Ашханә, медпункт, йокы корпусларының эчке өлеше дизайнерлар тәкъдим иткән проект нигезендә үзгәртеләчәк, территория заман таләпләренә туры китереп төзекләндереләчәк, велосипед юллары ясалачак. Шулай ук лагерьга баручы юлга асфальт җәю, машина кую урыннары булдыру да каралган. 
Башкарган һәр эшебез балаларның киләчәге – матур, яллары – күңелле, буш вакытлары файдалы булсын өчен эшләнә. 


Наилә Сәлахова, 
мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев