Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Барыбыз өчен дә мөһим 14 сентябрь якынлаша

Сайлаулар – язмышыбызны билгеләүче хакыйкать мизгеле

Әйе, мөһим, чөнки бу көнне Татарстан Республикасы Рәисен һәм авыл җирлекләренең алдагы бишьеллыкта эшләячәк вәкиллекле органнарына депутатларны сайлыйбыз.

Сайлаулар – язмышыбызны билгеләүче хакыйкать мизгеле. Тавыш бирүдә катнашу – Конституция тарафыннан билгеләнгән мөһим бурычыбыз.

Районда 15 меңгә якын сайлаучы теркәлгән. 30 участок сайлау комиссиясе эшләячәк, шуларның бишесе район үзәгендә урнашкан.

Сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә.

– Сайлау участокларында саклык чаралары һәм янгын куркынычсызлыгы буенча таләпләрнең үтәлеше тикшерелә. Тавыш бирү көнендә сайлаучыларга ике бюллетень биреләчәк: Татарстан Республикасы Рәисен һәм авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлыйбыз. Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфаларына – дүрт кандидат, авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына 163 кандидат теркәлде, – ди район территориаль сайлау комиссиясе секретаре Роза Миргалауова. – Сайлауларга РФ гражданины паспорты белән килергә кирәк. Сәламәтлеге булмау, инвалидлык яки башка сәбәпләр белән тавыш бирергә килә алмаучы сайлаучылар, өйдә тавыш бирү мөмкинлеген сорап, гариза яза ала. Гаризаны 14 сентябрьгә 14.00 сәгатькә кадәр үзегез беркетелгән участок сайлау комиссиясенә тапшырырга кирәк. Сайлауга гаиләләре белән килүчеләр “Всей семьей на выборы” акциясендә дә катнаша ала.

Сайлау участокларында район эчке эшләр, янгын сүндерү бүлекләре хезмәткәрләре һәм төрле сәяси партияләрдә һәм иҗтимагый оешмалардан күзәтүчеләр эшләячәк

Сайлауларда катнашу – Конституция тарафыннан һәркемгә бирелгән гражданлык бурычы. Сайлауларда катнашып, без киләчәгебезне сайлыйбыз. Һәркем киләчәгенең матур, тотрыклы булуын тели.

Сайлауларда һәркемнең тавышы мөһим. Һәрберебез җаваплылык күрсәтеп, киләчәгебезне билгеләүдә актив катнашыйк. Сайлауларда катнашу яшәгән җиребезнең, республикабызның язмышына битараф булмавыбызны күрсәтә.

Фәридә Гайнетдинова

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев